Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Авылдашлар очрашуы

Каенсаз авылы китапханәсендә «Гаилә елы» кысаларында «Без - бер авыл, бер гаилә» исеме астында авылдашлар очрашуы оештыралар.

"Һәр ай саен авылыбызның өчәр гаиләсе чыгыш ясый. Февраль аенда 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, 14 февраль - Совет гаскәрләрен Әфганстан республикасыннан чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан ветеран подполковник Таһир Вилдановны искә алу кичәсе булды. Бу көнне Вилдановлар, Садриевлар һәм Госмановлар гаиләсе чыгыш ясады. Март аенда авылыбыз китапханәсендә күп еллар тырыш хезмәт куйган Сәвия Вәлиеваны искә алу кичәсе булды. Вәлиевлар, Муллиннар һәм Заһировлар гаиләсенә сүз бирелде. Кичәбез якты истәлекләргә бай булды, концерт номерлары белән үрелеп барды. Күңелле әңгәмәбез чәй табыны артында дәвам итте", - дип хәбәр итә безгә Луиза Габдрахманова.

Фотоларны Луиза Габдрахманова җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев