Мәхәббәтнең төсе үзгәрми
50 елга якын тату гомер итүче Галия һәм Гыйбадулла Нуриевлар әйткән сүзләр бу
Чәчләренә чал кунса да, еллар маңгайларына тирән эзләр салса да, бер-берсенә булган ярату хисен югалтмаган алар. 47 ел бергә тату һәм бәхетле гомер иткән гаилә алтын туйларын да мәхәббәтле пар булып каршы алырга җыена.
Галия апа – ерак Мамадыш районыннан. “Эчәр суың, ашар ризыгың язган булса, язмыш сине шунда илтә”, – диләр бит. Галия апа да шушы фикердә.
– Сатучы белгечлеген алдым. Диплом алгач, иптәш кызым Асия белән мине Мөслимгә юлладылар. Мөслим кулланучылар җәмгыяте җитәкчелеге безне Иске Вәрәш авылы кибетенә җибәрде. Без эшкә килгәндә, ап-ак булып шомыртлар чәчәк аткан иде. Без килер алдыннан гына авыл клубы янган, шуңа кичке уеннар шомыртлар үскән әрәмәдә оештырыла иде. Без дә уеннарга йөрдек. Гыйбадуллам белән шунда таныштык та инде. Гыйбадулла авылның иң чибәр егетләренең берсе иде: кара мыеклы, дулкынланып торган кара чәчле. Бер ел очрашып йөргәннән соң гаилә кордык. Бик кешелекле, ярдәмчел, ягымлы минем Гыйбадуллам! – дип, янәшәсендә утырган тормыш иптәшенең кулларыннан сөеп куйды Галия апа.
Чаялыгын, шуклыгын югалтмаган Гыйбадулла абый исә Галиясенә бер күрүдә гашыйк булган.
– “Авылга сатучы булып ике кыз килгән” дигән хәбәр таралган иде. Кичке уенга чыгу белән Галиягә күзем төште. Шуннан мин аны күз уңыннан ычкындырмадым инде. Кичке уеннарга да, аулак өйләргә дә бергә йөрдек. Галиям бик тырыш, гадел һәм ярдәмчел булды. Озакка сузмый бер елдан соң өйләнештек. Шөкер, биш дистә елга якын бергә яшибез. Балалар үстердек, йорт салдык, хәләл көчебез белән үз дөньябызны булдырдык. Аллаһым озын-озак еллар парлы тормышта бәхетле картлык кичерергә насыйп итсен, – ди гаилә башлыгы.
Гыйбадулла абый – тынгысыз кеше. Шәхси тракторы белән бакча да сукалый, авыл җирлеге башлыгы чакырган өмәләргә йөри, башка эшләрдә дә катнаша. Мөгезле эре терлекләрне дә быел гына бетергән алар. Ә Галия апа, тәмле ризыклар пешереп, кайнар чәен әзерләп, Гыйбадулла абыйның елмаеп кайтып керүен көтеп ала. Җаныкаеның трактор тавышын ерактан ук танып, йөгерә-йөгерә чәй куя, ризыгын кайнарлый.
“Беренче мәхәббәтне озак еллар югалтмыйча ничек сакларга?” дигән сорауга бертавыштан җавап бирде Галия һәм Гыйбадулла Нуриевлар.
– Бер-береңә хөрмәт зур икән, мәхәббәтнең төсе үзгәрми аның. Гаилә коргач, менә шушы хисләрне югалтмый сакларга кирәк. Бер-береңне ишетү, сабырлык һәм хөрмәт мәхәббәт хисләрен гомер буе сакларга ярдәм итә. Тормыш юлында авырлыклар була, андый вакытта бер-береңнән гаеп эзләмичә, бергәләп алга атлыйсың. Сөенечле мизгелләрне бергә бүлешәсең. Еллар узган саен мәхәббәт хисе төрле төсмерләр белән байый һәм арта гына бара. Очрашып йөргәндә, бер-береңне егет белән кыз буларак яратсаң, соңрак сөйгәнеңне балаларыңның әтисе, әнисе буларак ярата башлыйсың, уртак фикерләр барлыкка килә. Тормыш мәхәббәтне төрлечә сыный. Сынатмаска, яшьлек мәхәббәтеңне югалтмаска, сөюне тапламаска кирәк, – диләр алар.
Нуриевлар ике улларына ярдәм итеп, киленнәре белән дус-тату булып, оныклар тәрбияләп гомер итәләр.
– 2010 елда беренче улыбыз өйләнде. Ун ай үткәч, икенче улыбыз да өйләнәм дип кайтты. Очрашканнар, табышканнар икән, без ничек балаларның теләгенә каршы килик инде?! Икесен дә туйлар ясап өйләндердек. Төп йортта улларыбызның гаиләләре белән өч ел бергә яшәдек. Шөкер, тавышланып, бер-беребездән гаеп эзләмәдек. Илсур улыбыз һәм Лилия киленебез белән 15 ел бергә гомер итәбез. Илмир белән Кадриягә өй җиткереп, башка чыгардык. Алар күршедә генә яши. Балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китерерлек гамәлләр кылмадылар, киленнәребез дә “әткәй”, “әнкәй” дип өзелеп торалар. Оныкларны әйткән дә юк, алар безгә бик кадерле! – ди бәхетле әти-әни.
Галия апа олыгаеп кына шигырьләр яза башлаган.
– 50 яшем тулгач, күңелемдә йөрткән хис-тойгыларны, әйтәсе килгән фикерләремне шигырь юлларына сала башладым. Улыбыз вафат булгач, шундый хисләр уянды. Кайчак, төнлә торып, күңелемә килгән шигъри юлларны кәгазьгә терким. “Күңелем тәлгәшләре” дип исемләнгән беренче китабымны чыгару бәхетенә ирештем. Инде икенче китапка дип әзерләгән шигырьләрем дә байтак җыелды. Шигырьләремдә тормыш-көнкүреш, гаилә мөнәсәбәтләре, балалар һәм оныклар бәхете чагылыш таба, – ди Галия Нуриева.
Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева да Галия һәм Гыйбадулла Нуриевлар хакында бик матур фикерләр җиткерде.
– Һәр авыл матур гаиләләре, авылны сөюче ул-кызлары белән көчле. Иске Вәрәш авылында гомер итүче Нуриевлар гаиләсе – шундыйларның берсе. Галия апа белән Гыйбадулла абый, аларның уллары Илмир белән Илсур – тырыш, эшсөяр, авыл җанлыклы кешеләр. Лаеклы ялда булуына карамастан, Гыйбадулла абый да, уллары да җәмәгать эшләрендә актив катнашалар, кайчан эндәшсәм дә килеп җитәләр. Мин аларга бик рәхмәтле! Мондый гаиләләр – үзе бер горурлык! – ди ул.
Галия һәм Гыйбадулла Нуриевлар еш кына:
“Ак майларда ак вәгъдәләр
Бирешкән идек, җаным.
Яратучы, кичерүче,
Әле дә син бар, җан-ярым”, – дип җыр суза. Ак чәчәкләргә күмелгән шомырт төбендә биргән вәгъдәләренә тугры калып, гомер юлыннан бергә атлый алар.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев