Гаилә

Бәхет касәләрен ватмый саклыйк

«Гаилә – иң җылы урын, без бик бәхетле!» – ди Шәриповлар

Җөмһүрият көне алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән тантаналы рәвештә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итте. Әлеге чарада Мөслим районыннан Илсөя һәм Маис Шәриповлар гаиләсе катнашты.

Үрнәк гаилә

Лилия Шәймиева фотосы

Маис Шәрипов– Әфган сугышы ветераны, “Кызыл Йолдыз” ордены иясе. Илсөя ханым – 37 ел хезмәт стажы булган укытучы, “Иң яхшы педагог” республикакүләм бәйгесе конкурсы җиңүчесе. Бүгенге көндә ул Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбендә эшли. Шәриповлар өч бала тәрбияләп үстерде һәм әби-бабай статусына да ия булдылар.

– Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова шалтыратып, Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрә торган тантаналы чарага чакыруларын әйткәч, бермәл ышанмый тордык. Бу очрашуга районыбызның дәрәҗәле, мәртәбәле кешеләре баруын беләм. Әлеге тантанада Исламовлар, Солтановлар гаиләләре булып кайтты.

Район җитәкчелегенә безнең гаиләне сайлап алу, безне лаеклы дип табуы өчен без бик рәхмәтле! Безгә хөрмәт һәм игътибар күрсәтүләре өчен гаиләбез исеменнән ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди Шәриповлар.

Бәхет сере

Илсөя апа белән Маис абыйның гаилә коруларына – 37 ел. Бер кыз, ике малай үстергән алар. Танышу вакытларын бүген дә елмаеп искә алалар.

– Маис, хәрби хезмәт үтеп, “Татарстан” колхозына автобус шоферы булып эшкә урнашкан иде. Мин ул вакытта 9 сыйныфта белем алам. Бер кичне ул мине клубтан өйгә кадәр озата кайтты. Егет кеше булачак хатынын күзәтеп йөри, чагыштыра, диләр бит. Маис: “Үземә дигән хатынны үзем табып үстердем”, – дип шаяртырга ярата. Укучыларны мәктәпкә илтү-алып кайту аның вазыйфаларына кермәсә дә, Маис танышкан көннән алып безне мәктәпкә автобуста йөртте. Мине озатканчы ул мәктәпкә класс сәгатенә кунак булып килгән иде. Киң җилкәле, орденлы герой ир-егет белән гаилә корырбыз, язмышлар кушылыр да бергә булырбыз, дип һич уйламаган идем. Сөйгән ярым итеп Маисны сайлаганга үкенгәнем булмады. Гомер буе кадерле һәм затлы хатын булып яшим. Аның яратуы һәр гамәленнән сизелеп тора, – ди Илсөя апа, горурланып.

Лилия Шәймиева фотосы

Гаиләнең бөтенлеге өчен ике кеше дә җаваплы. Бәхетне бергәләп саклау кирәк, ди Шәриповлар.

– Гаилә бәхетенең сере бик гади. Бакчада җаныбызны биреп эшләгән кебек бер-беребез өчен дә ут йотып, уңышларыбыз өчен ихластан сөенеп яшибез. Авыр вакытта әйткән җылы сүз – иң кадерлесе, дип дөрес әйткәннәр. Җылы сүз җанны җылытырга сәләтле. Буш вакытны телевизор каршында үткәрергә яратмыйбыз. Илсөя чигәргә ярата, мин ротангтан кәрҗиннәр үрергә хирысланып киттем. Спорт та безгә чит түгел, парлашып велосипедта йөрергә, “Кояшлы Ык” ял паркы белән хозурланып кайтырга яратабыз. Умарталарыбыз да бар. Һәр эш аерым игътибар таләп итә, барысына да җитешергә тырышабыз, – ди Маис абый.

Авыл шәһәрдән якынрак!

Маис абыйның авылны шәһәргә алыштырырга мөмкинлекләре күп булса да, төпчек бала буларак, әнисен, туган нигезен ташлап китәргә базмый ул.

– Кендек каны тамган нигезне таркатасым килмәде. Илсөям 24 ел кайнана белән торды, әнкәй соңгы өч елын, аягын сындырып, урын өстендә генә ятты. Әнкәй бакыйлыкка күчәр алдыннан: “Телем булганда әйтеп калыйм әле, бик зур рәхмәт кадер-тәрбияң өчен! Үз балаларыгыз да сезгә шундый хөрмәт күрсәтсеннәр!” – дип, рәхмәтле булып китте. Тугызар үгез, йөзәр баш умарта, берничә сыер, йөздән артык кош-корт тоткан, күпме хезмәт кергән, зур көч куйган заманнар бит ул! Тату гаиләнең сере – бербөтен булып яшәүдә! Илсөя белән аңлашып яшәдек, аңа беркемнән бер сүз әйттермәдем, – ди Маис абый.

– Тугаш авылында гомер итүче, картлык көнендә ялгыз калган, тәрбиягә мохтаҗ булган әткәемне дә яныбызга сыендырдык. Авырый башлагач, дәвалап, тәрбияләп, гомерен озайтырга тырыштык. Бүген рәхәт, мул тормышта бәхетле тигез гомер итүебез дә әткәй-әнкәйләрнең хәер-фатихаларын биреп китүеннәндер дип уйлыйм, – ди Илсөя апа.

Илсөя апа белән Маис абый җәйге ялларда чит илләргә барырга кызыкмыйлар. Алар Мөслим районының югалган, ташландык авылларын барларга, алар белән танышырга ярата.

– Чит илләргә без кунак булып кына барып кайтабыз бит, тамырларыбыз монда береккән. Безгә туган җиребездә ял итү рәхәт! Кендек каныбыз тамган җирнең тарихын беләсе килү табигый. Мөслимнең бөтен авылларын гизеп чыкканбыздыр инде, – дип сөйли Илсөя апа. – Удобновка, Коммуна, Карл Либкнехт кебек юкка чыккан авылларда кайчандыр заманына күрә хәлле булган өйләр, урамда сиртмәле коелар дә бар. Ул чорда өч тәрәзәле өй байлыкны күрсәткән! Урыс капкалары да муллык билгесе булган. Гел башка мохит инде! Йорттан берәр кеше килеп чыгар төсле. Үткәннең коймаларын булса да сыйпап, сыпырып кайту күңелдә ниндидер хис уята. Мондый урыннарга балаларны, оныкларны да алып барабыз.

Оҗмах почмагы

Илсөя һәм Маис Шәриповларның бакчасы – чын сәнгать әсәре, анда һәр элемент икенчесе белән гармонияле рәвештә яраша, кабатланмас матурлык тудыра. Чәчәкләрнең һәм җиләк-җимешләрнең хуш исе бөтен дөньяга таралган. Оҗмах почмагы диярсең! Бу матур гаиләнең чисталыгы, пөхтәлеге урам капкасыннан ук күзгә ташлана. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигән сүзләр аларга атап әйтелгәндер төсле.

– Матурлык безнең тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Яшьрәк чакта авыл тормышы, ихата тулы мал-туар тоту, гектарлы бакчалар алҗытса да, бүгенге уңайлыклар булганда, яшәгән саен яшисе генә килә! Гаилә – бер-береңне бәхетле итү, бер-берең өчен яшәү дигәнне аңлата. Маис гомере буе гаиләгә уңайлыклар тудырыйм дип яшәде. Ул гомерем буе минем иң кадерле кешем булды. Бүген дә сөеп туймас ярым булып янәшәмнән бара. Парлы тормышым өчен Аллаһыма мең рәхмәт! – ди Илсөя апа.

Лилия Шәймиева фотосы.

Бакчада барысы да: пөхтә итеп киселгән куаклардан алып җайлап бакча юлларына кадәр уйлап эшләнгән. Төрле төстәге чәчәк түтәлләре якты келәм кебек. Җимеш агачлары аерым урын алып тора. Алмагачлар һәм йөзем агачлары бакчаны бизәп кенә калмый, җимешләрен дә мулдан бирә. Төрле сорттагы алмалар, сусыл виноградлар – җентекләп эшләү, тәрбияләү нәтиҗәсе. Шәриповларның һәр иртәсе чәчәкләр һәм үсемлекләр турында кайгыртудан башлана, ә кичләре күпвакыт агачлар күләгәсендә беседкада уза.

Уңганлык – нәселдән

Шәриповларның уңган-булганлыгы әти-әниләреннән, әби-бабаларыннан килә. Маис абыйның әтисе Муллахмәт балта остасы булган, һәр эшкә кулы яткан. Мичен дә чыгарган, кулың тәмле дип мал суярга да гел аны чакырганнар, тегүче дә булган! “Зингер” машинасында тәрәзә пәрдәләре, бияләйләр, алъяпкычларга кадәр теккән!

– Фәрхикамал әби оста тегүче иде. Кулы оста булгач, чәйгә, шикәргә интекмәгән алар. Җитәкче хатыннарына эчке киемнәр, затлы тукымалардан күлмәк-камзуллар теккән, фуфайкалар сырган. Хезмәттә чыныгып үскәч, балаларыбызда да шушы сыйфатларны булдырырга теләдек. Балаларны тәрбиялим дип артык борчылырга кирәкми, иң элек әти-әнинең тәрбияле булуы кирәк. Балалар барыбер аларга охшаячак, – диләр Илсөя һәм Маис Шәриповлар.

Лилия Шәймиева фотосы

Илсөя апаның әти-әнисе татар әдәбиятын яраткан, күпләп газета-журналлар алдырганнар.

– Минем әти-әнием – хезмәт кешеләре: берсе – терлекче, икенчесе механизатор иде. Гади эшчеләр булсалар да, мич якканда, җыелышып, “Азат хатын”, “Казан утлары” журналларын укый идек. Әти комбайнда, тракторда эшләде. Өйгә кайтканда хәле дә калмагандыр, шулай да көндәлекне алып тикшермәгән, укуыбыз белән кызыксынмый калган бер көне дә булмады. Бал корты кебек тырышып эш-ләү әтидән килсә, йомшаклык, гафу итә белү, юл кую кебек сыйфатлар – әниемнән, – ди Илсөя апа.

Иң зур бәхет – тәрбияле балалар

Хезмәтләрендә нинди генә уңышларга ирешсәләр дә, Шәриповлар гаиләсенең иң зур бәхете – балалары. Балалары да әти-әниләре үрнәгендә тырыш, максатчан, тәрбияле, тәртипле булып үсә. Мәктәп елларында өчесе дә уку алдынгылары була, Мөслим гимназиясе тормышында актив катнашалар. Төрле дәрәҗәдәге фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, конкурсларда призлы урыннар алалар. Миләүшә – юрист, Илшат энергетик һөнәрен сайлаган. Төпчекләре Булат, абыйсы юлыннан китеп, Казан энергетика университетының 2 курсында белем ала.

– Һәр әти-әни балаларының уңышларына үзенекеннән дә артыграк сөенә. Җәмгыятьтә үз урынын, үз юлын, үз кыйбласын дөрес сайлаган дәвамчыларыбыз бар, – ди Шәриповлар.

 

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев