Файдалы киңәшләр

Массаж — борынгы заманнардан килгән шифа

Борынгы кешеләр авыртуны бетерү өчен бәрелгән җирне уа торган булганнар

Массаж — кеше сәламәтлеген ныгытуның иң борынгы һәм тикшерелгән ысулларының берсе. Аның тарихы меңъеллыкларга барып тоташа: борынгы кешеләр авыртуны бетерү өчен бәрелгән җирне уа торган булганнар. Шул гади хәрәкәтләрдән бүгенге көнгә кадәр җитеп килгән массаж бүген төрле авыруларны дәвалау, арыганлыкны бетерү һәм яшәү сәләтен арттыру өчен киң кулланыла.

Массажның тәнгә тәэсире

Массаж төрлечә тәэсир итә. Ул:

  • тирене йомшарта;

  • кан һәм лимфа әйләнешен яхшырта;

  • буыннар бөгелешен җиңеләйтә;

  • мускулларны һәм сеңерләрне ныгыта.

Массаж ясаучының оста эше нәтиҗәсендә тән физик күнекмәләр вакытындагы кебек үк авырлык ала. Массаждан соң бөтен гәүдә җиңеләеп киткән кебек була, шунлыктан аны бик арыган чакларда ясатырга киңәш ителә.

Массаж ясатканда нәрсәгә игътибар итәргә

Массаж вакытында тән барлык киеренкелектән азат булырга тиеш. Башта кайнар душка, мунчага керелсә, бассейнда йөзелсә бик шәп була. Бу очракта арыганлык кими, кәеф яхшыра.

Әгәр массаж тәэсирен әле татып карамаган булсагыз, бу эшкә кичекмәстән керешегез. Массаж бөтен халәтне бик нык яхшырта дигән фикер белән күпләрегез килешер.

 


Нет комментариев