Балалар иминлеге — барыбызның да җаваплылыгы!
Бу көннәрдә балалар белән районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов әңгәмә уздырды
Иминлек айлыгында укучылар белән профилактик очрашулар дәвам итә. Районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов балалар белән әңгәмә уздырды.
Юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, байк, скутер, мотоцикл һәм самокатлар белән куркынычсыз хәрәкәт итү турында сөйләштеләр.
Ф. Мәгъданов яшүсмерләргә һәм ата-аналарга мөһим мәсьәләләрне аңлатты:
Ата-аналар җаваплылыгы. Баланың иминлеге өчен иң элек өлкәннәр җаваплы. Тиешле таныклыгы булмыйча көчле техника сатып алу җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Кагыйдә бозуның нәтиҗәләре. Юлдагы бер генә уйламыйча ясалган гамәл дә авыр җәрәхәткә, хәтта фаҗигагә китерергә мөмкин. Кагыйдә бозучылар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Самокатлар һәм башка шәхси мобильлек чаралары. Электросамокат, моноколесо һәм башка шундый транспорт чараларын кайда һәм ничек кулланырга, нинди тизлек сакларга кирәклеге турында сөйләштеләр. Шлемның тормышны саклаучы мөһим чара икәненә басым ясалды.
"Очрашу җанлы һәм эчтәлекле узды. Укучылар белгечне игътибар белән тыңлады, сораулар бирде", – диелә хәбәрдә.
Хөрмәтле ата-аналар! Балаларыгызның буш вакытын контрольдә тотыгыз, алар белән юлдагы куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшегез.
Бер мизгеллек «батырлык» сәламәтлеккә зыян китерергә тиеш түгел!
Нет комментариев