Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Осталык бәйгедә сыналды

Аллаһ сүзен аңлаешлы итеп җиткереп, иманга, тәүфыйкка чакыручыларның сөйләменә, инандыру көченә, белеменә, тышкы кыяфәтенә, үз-үзен тотышына халыкның таләпләре зурдан. Мөслимәләрнең шундый сыйфатларын үстерү юнәлешендә мөхтәсибәт оештыра торган эшләрнең берсе – бәйгеләр.

Мөслимәләр арасында “Әйтер сүзем бар сезгә...” исемле вәгазь уку бәйгесе җиденче тапкыр оештырылды. Ул 25 февраль көнне Җәмигъ мәчетендә үтте.

Мөслимәләр очрашуы Коръән аятьләре укудан башланды. Чыгыш ясаучылар ислам таләпләрен бозмаган милли киемнән булырга, дөрес мәгълүмат җиткерергә, аңлаешлы итеп сөйли белергә тиеш иде. Компетентлы жюри вәгазь укучыларның сөйләм осталыгына һәм тыңлаучылар алдында үз-үзен тотышына да бәя бирде. Бәйгедә мөслимлеләр, Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән, Урыссу, Кукмара эшчеләр бистәсеннән, Яңа Чишмә, Сарман районнарыннан килгән мөслимәләр вәгазь сөйләде. 

14-19 яшьлекләр арасында беренче урынны Сарманнан Сумайа Хакова яулады. Аның кыюлыгы, аудитория белән оста аралаша белүе, аргументларының ышандырырлык булуы күпләрдә соклану уяткандыр. Икенче урынга Әлмәттән килгән Фатима Шәрипова чыкты. Өченче урын Яңа Чишмәдән Азизә Минсабировага бирелде. 

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев