Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Намаз бүлмәсе ачылды

Мөслимгә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов килде.

Илфар хәзрәт үзәк шифаханәдә табиблар һәм шәфкать туташлары белән очрашты, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан сәлам җиткерде. 

– Кешеләргә ярдәм итә торган җирдә Аллаһы Тәгаләгә зекер итү өчен бүлмә ачарга ниятләгәнсез, матди өлешегезне керткәнсез икән, бу – бик күркәм гамәл. Сез кешеләрнең бәдәнен, тәнен дәвалыйсыз, авырганда без сезгә мөрәҗәгать итәбез. Сезгә көч-куәт, исәнлек-саулык, озын гомер телим, – диде Илфар хәзрәт. 

Кунак шифаханә коллективына Коръән китаплары бүләк итте. Балалар бүлегендә намаз бүлмәсен ачып, дога кылып, изге теләкләрен җиткерде.

Наилә Сәлахова 

Наилә Сәлахова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 22  март санында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев