30 октябрь 2020 яңалыклары
-
Ноябрь аенда бакчада ниләр эшләргә?
Ноябрьдә бакчачының төп бурычлары - көз башында җыеп алынган уңышны дөрес, сыйфатлы итеп саклау һәм бакча эшләрен тәмамлау. Инде бу чорда бакчада нинди эш булсын, дияр кайсыберәүләр. Моңа каршы түбәндәге җавапны бирергә мөмкин: булдыклы хуҗаның бакчасында "йокы" мизгеле булмый!
-
Сөт өчен кайчан акча түләнер?
Үрәзмәт авылы халкы исеменнән “кайнар линия”гә борчулы хәбәр алынды. Шәхси хуҗалыклар үзләреннән арткан сөтне саткан өчен сентябрь аеннан бирле акча ала алмыйлар икән.
-
Җаваплы һөнәр иясе
“Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесенең алыштыргысыз белгече Рөстәм Шәймөхәмәтовның инженер-механиклык стажы 40 елга якын.
-
Татарстан артистлары һәм блогерлары «Зур этнографик диктант" язачаклар
Быел "Зур этнографик диктант" 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр онлайн-режимда узачак.
-
Юл акчасы булырмы?
Тат. Шуран авылыннан Зарип Гарифуллин октябрь аенда пенсионерларга юл акчасы түләнмәгән өчен борчыла. “Безнең пай җирләреннән алган керем турында “Август-Мөслим” агрофирмасыннан белешмә алып килергә кушалар. Без Мөслимгә барып йөри алмыйбыз”, – ди ул.
-
Җәяүле " оператив-профилактик чарасы нәтиҗәләре»
2020 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында җәяүлеләр катнашында 779 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 64 кеше һәлак булган һәм 741 кеше зыян күргән.
-
Гражданнарны кабул итү атналыгы
2020 елның 2 ноябреннән 5 ноябренә кадәр торак – коммуналь хуҗалыкның иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачаклар
-
Германиядән таналар кайта
“Август-Мөслим” агрофирмасының Үрәзмәт авылы янында сафка басып килүче сөтчелек комплексына ноябрь аенда Германиядән 500 баш нәселле буаз тана кайтырга тиеш.
-
Татарстанда салкын тию аркасында карантинга 38 сыйныф ябылган
Мәктәп укучылары Казанда, Югары Осланда һәм Лениногорск районында өйләреннән укыйлар.
-
Карантин кертелде
Билгеле булганча, узган атнада районның Дусай авылында күпләп каз асраучы фермер хуҗалыгында кош гриппы табылган иде. Шуңа бәйле куркыныч вирустан саклану буенча чаралар күрү дәвам итә.
-
Таләпләр үтәлергә тиеш!
Татарстан Республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге идарәсе терлек һәм кош-кортларда кош гриппы, инфекцияле бронхит, африка чумасы, ящур, бруцеллез, нодуляр дерматит, туберкулез кебек йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу куркынычы зур булуы турында хәбәр итә.
-
Пневмония белән авыручылар саны арта
Россиядә коронавирусның икенче дулкыны булмаячак, дигәннәр иде. Хәзер икенче дулкын беренчесеннән дә көчлерәк узачак, дигән сүзләр йөри. Соңгы көннәрдә коронавирус йоктыручылар саны көннән-көн арта. Татарстанда көн саен авыруның 50ләп очрагы ачыклана.
-
Екатерина Проничева: М12 автотрассасы Мәскәү һәм Казан арасында туризм агымын арттырачак
Мәскәүнең туризм комитеты рәисе тиз йөрешле автомобиль юлы проектын туризм тармагын үстерү өчен бик мөһим дип атады.
-
Иң актив инспекторлар
Зур трассаларда, шәһәр һәм авыл урамнарында транспорт ташкыны көнләп түгел, сәгатьләп арткан бүгенге көндә юлларда үз-үзеңне тоту, иминлек мәсьәләләре актуальлеген югалтмый.
-
Күмәк көч таулар күчерә
Быел үзара салым акчасы райондагы дүрт авыл җирлегендә 100 процент җыелды. Алар арасында Яңа Усы җирлеге дә бар.