Тәмлетамак. Как ясау
Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә Баһауованы белмәгән кеше сирәктер. Аның фиточәйләрен, берсеннән-берсе тәмле какларын, тозланган гөмбәләрен райондашларыбыз бик яратып алалар.
– Какны бөтен кеше дә ясый алмый, чөнки ул бик мәшәкатьле һәм төгәллек сорый, – ди Бәһиҗә апа. Бүгенге сәхифәбездә сезгә Бәһиҗә Баһауовадан как ясау рецептын тәкъдим итәбез.