Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәрәңгене ничек күмәсез?

Бәрәңгене сабак үсеп, 15-20 сантиметрга җиткәч күмәләр. Тәҗрибәле бакчачылар аны җиргә бетереп күмә, болай иткәндә 2-3 көннән соң ук туфрак астыннан көчле юан сабаклар төртеп чыгачак. Ә өелгән туфрак бәрәңге төпләрен җылытып то­рачак һәм тизрәк үстерәчәк.

Бакчагызда колорадо коңгызы аз икән, кул белән дә җыеп торырга мөмкин, әгәр алар саны чамасыз артса, махсус препаратлар сипми бул­мас.

Теплицада ни хәлләр?

Аның үз мәшәкатьләре җитәрлек. Помидор үсентеләренең “үги” ботакларын кисәбез (сорты­на карап, әлбәттә). Аена 2-3 тапкыр органика яки минераль ашламалар белән сыйлыйбыз. Бу чор­да үсентеләргә суны еш сибүнең кирәге юк, ат­насына бер тапкыр туфракка үтеп керерлек итеп сипсәң, шул җитә. Бу тамырларның тирән һәм көчле булуы өчен мөһим. Кыярлар аерым игъти­бар сорый. Түтәлдә үскәннәрендә 5-6 яфрак бар­лыкка килгәч, аларның үсү нокталарын өзегез, бу ян сабаклар үсеп китүгә булышлык итәчәк (алар­да уңыш бирә торган ана чәчәкләр күбрәк була). Әгәр дә ян сабаклар артык куерып китсә, алар­ны сирәкләгез. “Кыяр күп су ярата” дигән сүзләр чынбарлыкка туры килеп үк бетми, иң яхшысы – суны чама белән сибү. Чөнки артык дым һәм са­баклар куеру черүгә китерә. Шулай ук түтәлне да­ими йомшартып торыгыз. Ләкин кыяр тамырла­ры бик өстә урнашкан, аларны зарарлаудан сак булыгыз. Иң яхшысы – туфракны компост, агач чүбе һәм чапкан үлән белән мүлчәләү. Әгәр туф­рак бик тыгыз икән, тамырлар һавасыз тончы­гачак, шуңа күрә берничә урыннан сәнәк белән җирне 15 см тирәсе тирәнлеккә тишкәләп куегыз.

Көннәр җылы торганда кабак сабаклары ар­тык үсешкә китә. Әгәр үсентедә җимшәннәр инде барлыкка килгән икән, алар тиешенчә үсеп өлгерсен өчен сабакларның очын өзәргә кирәк.

Сугансыз – дөнья сансыз!

Суган һәм сарымсакның кыяклары 5-10 см булып үскәч тә тәҗрибәле бакчачылар суган че­бене белән уңышлы көрәшү өчен аларга тозлы су сибәргә киңәш итә (10 литр суга 100 грамм тоз). Түтәлгә башта чиста су сибәләр, аннан су­ганнар төбенә тозлысын сибеп чыгалар. Мон­дый эшкәртүне 10 көн аралык белән 3 тапкыр үткәрергә киңәш ителә.

Сарымсакның кыяк очындагы “ук”ларны сак кына сындырабыз яки җыеп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев