19 декабрь 2019 яңалыклары
-
Минсельхозпрод РТ объявляет конкурс Семейных фермерских династий
Могут получить по 100 тысяч рублей.
-
“Кырмыскалар” алга үрмәли
"Мөслим кырмыскалары"иң югары бәя җыеп финалга уздылар
-
Замана һәм замандашлар
Приюттан ерак та түгел чыршы hәм сирень агачлары утыртылган сквер да, шул ук сәбәп белән, узган гасырның 50-60нчы елларында да матурлыгын югалтмаган иде. Тат. Шуранда ком ташыннан салынган амбарлар да “Радость” колхозына ярыйсы гына хезмәт күрсәтте.
-
Булганнан бар да була
Тормыш юлында кечкенә генә авырлыкка юлыгу белән кешелеклелек сыйфатларын югалткан, тормыштан ваз кичкән адәмнәр әз түгел бу тормышта. Шул ук вакытта, язмыш сынауларына баш имичә, авырлыклар алдында югалып калмыйча горур атлап алга атлаучы чын ир-егетләргә сокланмый мөмкин түгел.
-
Яңа Усы керәшеннәре
Яңа Усы авылы табигатьнең бик матур почмагында урнашкан. Көнчыгыштан – таулар өстендәге урман, саф чишмә суларына бай Казанчы елгасы – аның бизәкләре. Керәшен кече этник төркеменең милли традицияләрен саклаган Яңа Усы авылы ХVIII гасырдан билгеле.
-
Һава шартлары начарлану сәбәпле зур юлларга чыкмаска киңәш итәләр
Синоптикларның фаразларына караганда, 2019 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә Буран, юеш кар, көчәйгәндә җилнең тизлеге 18 м/с кадәр җитәргә, юлларда бозлавык көтелә, бу транспорт чарасы белән идарә итүне кинәт югалтырга мөмкин.
-
20 декабрь көненә һава торышы
Кар, юеш кар, урыны белән буран көтелә.
-
Бердәмлек җиңүгә илтә
Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның ике ай дәвам иткән район смотр-конкурсы узды. Халкыбызның үткәненә, аның сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, яңа талантларны барлау һәм үстерү, оешмаларда коллектив культура булдыру максатында уздырылучы сәнгать бәйгесе нинди генә темага багышланса да, үзешчәннәр югалып калмый.
-
Су проблемасын чишүгә алындык
Үзара салым акчасының җирлекләрдәге юллар, утлар проблемасын чишүгә ярдәм итүен авыл халкы үз җирлекләре мисалында яхшы белә. Әлеге мәсьәләләргә чишелеш табылуга, авылларда су проблемасы да калкып чыкты. Күпчелек җирлекләр бүген нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итүгә алынды. Быел Вәрәшбаш җирлегендә дә әлеге тармакка игътибар бирелгән. Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зинфира Маннапова белән шулар хакында сөйләштек.
-
Рөстәм Миңнеханов 100 иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесенә автомобиль ачкычы тапшырды
Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән смотр-конкурска йомгак ясалды.
-
Сездән – язылу, бездән – бүләк!
Декабрьгә кадәр 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” “Сельские огни” газеталарына язылучылар арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә иткән идек. Сүзебездә тордык. Мөслим матбугат үзәге тәкъдим иткән бүләкләрне отучылар белән таныштырабыз.
-
Диләрә Суховадан майонез рецепты
Эмаль яки пыяла савытка бер йомырка, 1 чәй калагы гәрчич, ярты чәй калагы тоз, бераз шикәр комы, 1 аш калагы уксус салып, миксер белән яхшылап болгатабыз.
-
Зиннур кебекләр булганда
Авылларны саклап калудан тыш, салада яшәүчеләрне эшле һәм ашлы да итү өчен хөкүмәтебез төрле программаларны гамәлгә ашыра. Шуларның берсе – “Эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы. Түбән Табын авылында гомер итүче Зиннур Галиев, дәүләттән 200 мең сум күләмендә ярдәм алып, алты баш сыер асрый.
-
Сатучының телефонын урлаган
Район прокуратурасы Актаныш районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Суд аны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 2 бүлегенең “в” пунктында каралган җинаятьне кылуда (гражданинга шактый зыян китерү белән кылынган урлау) гаепле дип тапты.