Замана һәм замандашлар
Приюттан ерак та түгел чыршы hәм сирень агачлары утыртылган сквер да, шул ук сәбәп белән, узган гасырның 50-60нчы елларында да матурлыгын югалтмаган иде. Тат. Шуранда ком ташыннан салынган амбарлар да “Радость” колхозына ярыйсы гына хезмәт күрсәтте.
Шуран
(Дәвамы. Башы 89, 91 саннарда).
Ә кызыл кирпечтән эшләнгәне, бераз “кимерелгән” булса да, бернинди сугышка да, революциягә дә бирешми үз урынында утыра иде: сүтеп тә, җимереп тә бетерә алмаганнар. Ни өчен дисәң, борынгы төзүчеләр растворларына тавык йомыркасының агын кушып салганнар, ди халык. Икенче версиясе – заманында ул приют булган. Ә ятим балалар йортына кул күтәргән кешенең язмышы ничек буласын үзегез беләсез. Приюттан ерак та түгел чыршы hәм сирень агачлары утыртылган сквер да, шул ук сәбәп белән, узган гасырның 50-60нчы елларында да матурлыгын югалтмаган иде. Тат. Шуранда ком ташыннан салынган амбарлар да “Радость” колхозына ярыйсы гына хезмәт күрсәтте.
Өч авыл итәгендә тал, өянке, зирек агачлары белән бүленеп калган Иске Ык (старица) ялтырап ята. Ыкның Тат. Шуран ягына борылган өлешен халык “водокачка” дип атап йөртте. 1944-1950нче елларда колхозчы балалары (җәйге каникул вакытында алар белән мин дә) су коенырга шул “водокачка”га йөрдек. Суны аркылы йөзеп чыгып, тал чыбыклары, кычыткан арасыннан бераз баргач, борын аслары да кипмәгән “археологлар” таш, ватык кирпеч, чынаяк (тәлинкә, төрле сервис, статуэтка ватыклары), шактый биек черек агач hәм башка чүп-чар өеменә тукталып казына, нидер эзләнә башлый иде. “Ни эзлисез?” дигән сорауга алар: “Бу урында алпавытның каралтысы булган, аны ут төртеп яндырганнар, хәзинә эзлибез”, – дип җавап бирделәр.
Бу – бала-чага җавабы. Икенче, җитдирәк версия: әлеге өем фарфор заводы калдыклары булырга мөмкин (бу турыда алга таба язылыр). Ике версиянең кайсысы дөрес, кайсысы хыял-уйдырма икәненә төшенү өчен фактлар, архивларда сакланган документлар, шул заманда яшәгән кешеләрнең язмача калдырган истәлекләре (күрсәтмәләре), белгечләрнең эзләнү, тикшерү нәтиҗәләре кирәк. Әмма берсе ачык: ике алпавыт яшәгән йортлар да, фарфор заводы да парга әйләнмәгәннәр. Крестьяннар, сәнәкчеләр сугышы, соңрак алпавытларга, кулакларга каршы рәхимсез көрәш җәелдерелгән чорларда яндырылган булырга мөмкин. Ватык кирпеч, черек агач hәм башка чүп-чар өемнәре шул дәлилләрнең берсе булып тора.
Водокачкадан Ыкның агып яткан ягына чыгып, агым буйлап бераз барсаң, тагын бер мираска – су тегермәне калдыкларына тап буласың. Өч Шуран hәм күрше авыллар, шул исәптән, Маҗын (Мазино) халкын он, ярма белән тәэмин итеп торган корылманың ут төртеп яндырылган булуына ышанасы килми. Тегермән я ташу белән агып киткән, я хуҗасызлыктан, юньле тегермәнче булмаганлыктан таркалып-җимерелеп беткән булырга мөмкин.
Түбәндә Википедиядән алынган өч Шуран турында статистика китерелә. Википедия аны тарих дип атаган, шуңа күрә без дә, ул башны үзгәртмичә, тәрҗемә итеп кенә бирдек. Безне кызыксындырган төп сорауга җавап бирмәсә дә, ул XVIII гасырның беренче яртысыннан XX гасыр башларына кадәр вакыт эчендәге өч Шуранны (Катановка авылы, өч авыл крестьяннарының өч төрле сословиегә керүе һ.б.) бераз яктырта.
Тат. Шуран
авылы тарихы
Авыл Мөслим районына керә. Ык елгасыннан – 1 км, Мөслим авылыннан төньякта – 17 км ераклыкта. 2008 елда 150 кеше яшәгән (татарлар). 1735 елда нигез салынган.
Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Урта мәктәп. Революциягә кадәрге чыганакларда Петровское, Катановка дип аталганы билгеле. XVIII-XIX гасырларда яшәгән халык типтәр сословиесенә кергән. XX гасыр башында авыл общинасының 343 дисәтинә җире булган.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан алып – Татарстан АССР Минзәлә кантоны составында, 1930нчы елның 10 августыннан алып – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман районы, 1965нче елның 12 январеннән – Мөслим районы составында. Яшәгән халык саны: 1816 ел – 44 ир-ат, 1834 ел – 81, 1870 ел – 139, 1906 ел – 204, 1920 ел – 300, 1926 ел – 298, 1938 ел – 276, 1949 ел – 246, 1958 ел – 209, 1970 ел – 273, 1979 ел – 171, 1989 ел – 161, 2002 ел – 124, 2008 ел – 150 кеше.
Крәш. Шуран
авылы тарихы
Авыл Мөслим районына керә. Ык елгасыннан – 1 км, Мөслим авылыннан төньякка таба 17 км ераклыкта урнашкан. 2002 елда 145 кеше (татарлар) яшәгән. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә булган.
1762 елдан билгеле. 1860 елларга кадәр авылда яшәгән крестьяннар дәүләт крестьяннары булып саналган. Игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнгәннәр. XIX гасыр ахырында авыл общинасының 1406 дисәтинә җире булган. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан алып – Татарстан АССР Минзәлә кантоны составында, 1930 елның 10 августыннан алып – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман районы, 1965нче елнын 12 январеннән – Мөслим районы составында.
Яшәгән халык саны: 1859 ел – 106, 1870 ел – 262, 1884 ел – 239, 1920 ел – 436, 1926 ел – 516, 1938 ел – 489, 1958 ел – 314, 1970 ел – 273, 1979 ел – 208, 1989 ел – 155.
Приют-Шуран
авылы тарихы
Авыл Мөслим районына керә. Ык елгасы буенда, Мөслим авылыннан төньякта 18 км ераклыкта урнашкан. Игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. XVIII гасырның икенче яртысында нигез салынган. Революциягә кадәрге чыганакларда Маҗын (Мазино)* дип аталган. 1861 елгы реформага кадәр крестьяннары помещик крестьяннары категориясендә саналганнар. Игенчелек, терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, чана, бура, арба ясаганнар. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Богодаровка волосте составына кергән. 1920 елдан алып – Татарстан АССР Минзәлә кантоны составында. 1930нчы елның 10 августыннан – Мөслим районы, 1963нче елның 1 февраленнән – Сарман районы, 1965нче елның 12 январеннән Мөслим районы составында. Яшәгән халык саны: 1870 ел – 193, 1920 ел – 379, 1926 – 312, 1938 ел – 523, 1949 ел – 438, 1958 ел – 349, 1970 ел – 235, 1979 ел – 184, 1989 ел – 100; 2002 ел – 76 кеше.
--------------
* Минемчә, бу белешмә чынбарлыктан бераз аерылып тора, чөнки Маҗын авылы узган гасырның 40-60-нчы елларында да Приют-Шуран авылы белән янәшә – икесе ике авыл булып саналды. Приют-Шуран аша Ык аркылы без әби белән Маҗын базарына йөри идек–ВМГ.
(Дәвамы бар).
Марсель Вәлитов.
Мәскәү.
Фото – музей архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев