Зиннур кебекләр булганда
Авылларны саклап калудан тыш, салада яшәүчеләрне эшле һәм ашлы да итү өчен хөкүмәтебез төрле программаларны гамәлгә ашыра. Шуларның берсе – “Эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы. Түбән Табын авылында гомер итүче Зиннур Галиев, дәүләттән 200 мең сум күләмендә ярдәм алып, алты баш сыер асрый.
– Әлеге программада катнашканчы өч сыерыбыз бар иде. Дәүләт ярдәме алгач, маллар санын алтыга җиткердек. Шул ук хөкүмәт ярдәме белән печән чапкыч һәм печән әйләндергеч тә алдык, маллар торагын төзекләндердек. Авыл кешесе мал асрамыйча яши алмый. Безнең ихата да беркайчан да буш тормады. Иллешәр сарык, күпләп мөгезле эре терлек тоттык. Дәүләт бирәм дип торганда, бу ярдәмне алмау ахмаклык булыр иде, – ди Зиннур абый. Райондашыбыз шушы җирлектә гомер буе тракторчы, агроном булып эшләгән. Узган ел, ташландык ихатаны алып, аны чистартып, төзекләндереп, кечкенә фермасын булдырган. Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов үз эшен башлаган Зиннур абыйны тәвәккәлләп, үз эшен башларга алынган куркусызларның берсе дип бәяли. – Зиннур Галиев куркып тормады, үз көченә ышанды. Эшнең күп буласын белде, моңа әзер иде. Башкача булуы мөмкин дә түгел. Авыр вакытта кул селтәмәскә, оптимизмны югалтмаска гына кирәк. “Чит кеше өчен түгел, үзем өчен эшлим” дигән уй яңа үрләргә илтә. Авылдашыбыз үрнәгендә башкалар да дәүләт ярдәменнән файдаланып калырга ашыксын иде, – ди җирлек башлыгы. Авыл җирендә эшсезлек проблемасы һаман бар әле. Ләкин теләге булган кешегә эше дә, ашы да бар. Мал асрамасаң, авылда яшәүнең мәгьнәсе дә юктыр. “Бу бит минем туган авылым!” дип яшәгәндә, авылларның киләчәге өметле. – Мал-туар – авыл кешесенең төп таянычы. Төпчегебез Динисламны укытасыбыз бар. Бүгенге көндә ул Яр Чаллы шәһәрендә инженер-программист белгечлеген үзләштерә. Бөтен нәрсәгә дә акча кирәк булган заманда яшибез. Шулай булгач, кул кушырып утырырга ярамый. Шушы мал-туар коткара инде. Оныклар да кул арасына керә башлады. Шәһәрдә яшәсәләр дә, каникулда, ялларда “авылга кайтабыз” дип кенә торалар. Зиннурның маллар санын тагын да арттырасы килә. Бергәләп эшләгәндә әлеге планнары да тормышка ашмый калмас, шәт, – ди тормыш иптәше Зөлфия. Галиевләр кышкылыкка печәнне җәйдән үк җитәрлек күләмдә әзерләп куйган. Ашлыкны сатып алалар. Фермер алты баш сыер өчен 4 тонна фураж, 6 кип печән, 2 кип салам әзерләгән. – Авылда мал санының кимү сәбәбе бик гади – ясалма орлыкландыру мөмкинлеге юк. Җирлектә ветеринария участогы булсын иде. Көтүдә дә үгезгә кытлык. Ә кысыр сыер асраудан ни файда?! Фураж бәясе артса, тагын файдасы калмый диярлек. Бер тоннасы 8-9 мең сум торганда, мал асрарга теләк белдерүчеләр саны кими. Малын асрагач, аны тәрбияләү өчен азык бәясе дә кулай булсын иде. Колхозлар заманында терлек тотучылар барыбер җиңелрәк яшәде. Ат арбасының төбенә җәеп булса да саламын, башкасын алып кайта иде. Хәзер һәрнәрсәне сатып аласы. Шулай булгач, тәрбияләгән мал да кадерле, куйган хезмәтең дә нәтиҗәле, – ди Зиннур абый. Авыл кешесенең табын түрендә һәрвакыт мич ипие, сөте-каймагы, катыгы-эремчеге мулдан була. Галиевләрнең да табыны сыйлы. Сөтне “Фаиза” җәмгыятенә тапшыралар. Җәйгелектә сөт 40-45 литрдан да ким булмый. Хәзер исә көнгә 25 литр сөт савып алалар. Дәүләтнең “Эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы бик отышлы. Ник дигәндә, эшлекле, булдыклы яшьләрне авылда калдырырга кирәк! Мондый проектлар авылны саклап калуда мөһим роль уйный. Дәүләт ярдәм иткәндә авыл җирлегендә кече эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлекләре дә зуррак. Зиннур Галиев кебек тырыш райондашларыбыз булганда авыл яшәр һәм безнең табыннарда ясалма ризыклар түгел, ә экологик чиста һәм табигый продуктлар булыр.
Лилия ШӘЙМИЕВА. Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев