Диләрә Суховадан майонез рецепты 
Яңалыклар

Диләрә Суховадан майонез рецепты 

Эмаль яки пыяла савытка бер йомырка, 1 чәй калагы гәрчич, ярты чәй калагы тоз, бераз шикәр комы, 1 аш калагы уксус салып, миксер белән яхшылап болгатабыз.

Тоташ масса хасил булгач, 250 грамм көнбагыш маен әз-әзләп куша-куша, массаны болгатуны дәвам итәргә кирәк . Аш серкәсе урынына лимон кислотасы салсаң да ярый. Яшел укроп кушсаң, майонез тагын да тәмле була. Көнбагыш маеның күләмен арттырган саен майонез куера бара.

Фото - Pixabay.com

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев