19 февраль 2024 яңалыклары
-
«Әфганстан - йөрәк ярасы» очрашу-кичәсе
Җаннарны тетрәндергән бу сугыш турында тагын бер кат искә төшерү максатыннан Баланлы мәктәбендә «Әфганстан - йөрәк ярасы» дигән очрашу-кичә уздырганнар
-
Тойгелде уңганнары өмәгә җыелды
Бүген Тойгелде авылы мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен токмач кисү өмәсе оештырганнар.
-
Бергәләп юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнәләр
Гимназиянең 7б сыйныфы укучылар әти-әниләре белән берлектә «Бөтен гаилә белән юл хәрәкәте кагыйдәләре өчен» конкурсында катнашканнар.
-
Бүген Казанда IX Республикакүләм «Сәмрух» премиясе җиңүчеләре бүләкләнәчәк
19 февральдә, 17:30 сәгатьтә «Пирамида» комплексында IХ «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узачак.
-
20 февральгә һава торышы
Төнлә һава температурасы -12..-14˚, аязганда -18˚ градуска кадәр төшәргә мөмкин.
-
Гимназиядә патриотик сәгать үткәрелде
Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Мөслим гимназиясендә Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган чара оештырганнар
-
«Сандугач сайрар илем» фестивалендә лауреат булдылар
Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы уен кораллары бүлегендә белем алучылар чыгыш ясадылар.
-
Муса Җәлил батырлыгы гасырларга калыр!
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Муса Җәлил иҗатына багышланган кичә оештырылган.
-
Физкультура буенча - олимпиада призеры
Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында гимназия укучысы призлы урын яулады.
-
“И туган тел!..” бәйгесенә тавыш бирәбез
Мөслим-информ Халыкара туган тел көненә багышлап “И туган тел!..” бәйгесен игълан иткән иде. Редакциябезгә укучыларыбыздан видеоязмалар килде. Бүген бәйге шарты буенча 12.00 сәгатьтә тавыш бирү башлана. Җиңүчене сез билгелисез, хөрмәтле укучыларыбыз!
-
«Транснефть – Кама буе» АҖ дүрт эшчәнлек төбәгендә торба үткәргеч системасының ышанычлылыгын арттырды
«Транснефть – Кама буе» АҖ Свердловск һәм Самара өлкәләре, Пермь крае һәм Татарстан Республикасы территориясендә планлы ремонт эшләрен тәмамлады.
-
Мөслимнең яңа брэнды (фоторепортаж)
“Җиз кыңгырау моңнары” фестивален кунаклар шулай дип атады.
-
“Әниемә бүләк” рәсемнәр бәйгесе
Мөслим-информ Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әниемә бүләк” рәсемнәр бәйгесе игълан итә.
-
Рус хоры музыкасы фестивалендә катнаштылар
Казан шәһәрендә А.В. Котков исемендәге XXXIII республика рус хоры музыкасы фестивалендә Михайловка һәм Рус Шуган авылы ансамбльләре чыгыш ясадылар.
-
Игелекле гамәл уңышлы була
Махсус хәрби операциядә Баланлы авыл җирлегеннән сигез егет катнаша. Җирлек халкы егетләргә ярдәм итү өчен вакытын да, акчасын да кызганмый.