18 апрель 2019 яңалыклары
-
Балагыз шук булса
Балагыз артык шук икән “ярамый”, “тукта” дигән сүзләрне сирәгрәк кулланыгыз.
-
Автомобильне алып киткән
Район прокуратурасы 34 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.
-
Әдәби мизгел. Хантимер хәзинәсе
Галимәрдәннең күз алдына ач утырган, кечкенә генә ябык гәүдәле балалар килеп басты. Ул күңеленнән, кибет хуҗасы булган өлкән агасы нәрсә әйтер микән дип, шикләнеп кенә киштәдәге бурычлар кенәгәсен кулына алды. Тик озак эшләргә туры килмәде аңа. Авылдашларының бурычка алып торулары, көннән-көн күбәйде. Ахыр чиктә, агасы: “Юк, энекәш, чыкмый синнән приказчик”, – дип, бу эштән азат итте.
-
19 апрель көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
“Харрас Әюпов исемендәге районара шигырь язучылар” бәйге-фестивале узды. ФОТОРЕПОРТАЖ
Бәйге фестивальне авыл китапханәчесе Гөлназ Шәмси-Мәүлиева оештырган һәм үткәрде.
-
Өмәдә катнаштык
Өмә үткәрү – элек-электән килгән матур традицияләренең берсе. Карлар эреп, җир кипшенү белән мөслимлеләр, дәррәү кубып, өмәләр оештыралар. Узган атнаның җомга-шимбә көннәрендә дә районкүләм өмә узды. Аларда районның барлык оешма-предприятиеләре бик теләп катнашты.
-
"Илкәйләр генә тыныч булсын!"
Бүген хәрби хезмәткә чакыру буенча район комиссиясендә, уллары булган гаиләләрдә, үзәк хастаханәдә көн кадагындагы мәсьәлә – армиягә язгы чакырылыш. Үзәк поликлиникада медицина тикшерүе үтеп йөрүче егетләргә кемдер сокланып карый, изге теләкләрен белдерә. Кайсылары, чиратларын бирергә теләмичә, ризасызлык белдереп, үз алдына сүзләп утыра.
-
Пенсиягә алдан чыгып буламы?
2019нчы елдан 42 ел стажы булган ир-атлар гомуми кабул ителгән яшьтән ике елга иртәрәк (әмма 60 яшьтән иртәрәк түгел) пенсиягә чыга ала. Хатын-кызлар өчен стаж – 37 ел (55 яшьтән иртәрәк түгел).
-
Декларация тапшырырга соңга калма!
Керемнәргә салым буенча декларацияләр яшәү (теркәү) урыны буенча салым органына шәхсән яисә вәкил аша тапшырыла, почта яисә “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” аша җибәрелә.
-
Рөстәм Миңнехановка Уфада Салават Юлаев ордены тапшырылды
Бүләкләү тантанасы Башкортстан Башлыгы хакимияте бинасында узды.
-
18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне
Татарстан Республикасында дәүләт тарафыннан сакланучы 1,5 мең мәдәни мирас объекты исәпләнә. Аларның берничәсе безнең районда да бар. Ә халык күңелендә сакланганнары күпме?!
-
“Кайнар линия” эшләячәк
Сорауларга Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил, Сәламәтлек саклау министрлыгы, мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды вәкилләре җавап бирәчәк.
-
Быел Татарстанда узган елдан дүрт тапкырга күбрәк – 28 яңа балалар бакчасы төзеләчәк
Соңгы тугыз елда республикада 200дән артык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылган.
-
Уфада рәсми рәвештә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды
Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре беренче булып Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.