18 апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннарны саклау көне
Татарстан Республикасында дәүләт тарафыннан сакланучы 1,5 мең мәдәни мирас объекты исәпләнә. Аларның берничәсе безнең районда да бар. Ә халык күңелендә сакланганнары күпме?!
Расыйх Гәрәев,
Яр Чаллы:
– Мөслимнең Пушкин урамындагы мәдрәсә бинасы һәм элек район эчке эшләр бүлеге урнашкан татар бае йорты республиканың тарихи һәйкәлләре исемлегенә кертелгән иде. Татар архитектурасы үрнәге, авылыбыз тарихының бай бер сәхифәсе булган йортны саклап кала алмау кызганыч, әлбәттә.
Наталья Кривошеева,
Рус Шуган:
– Авылыбызда тарихыбыз белән бәйле урыннар байтак. Гражданнар сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган билге, элеккеге чиркәү урынындагы часовня хәтерләребезне яңартып тора. Земство мәктәбе, сәүдәгәр кибете булган биналар таушалган кыяфәтләре белән авылны бизәмәсәләр дә – шулай ук безнең тарихыбызның тере шаһитлары.
Мәктәп ихатасындагы борынгы корылма кайчандыр чиркәү милке булган. Аны төзекләндерү эшләре бара. Биредә ХХ гасыр авыл ихатасы музее булачак.
Илгизә Габделхакова,
Тойгелде:
– Тойгелде авылында 1913 елда ук инде ике мәчет эшләгән. Шул мәчет биналарының берсе бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. Калай белән тышланган бина чорына күрә бик зур булган. Икенче мәчет урынында бүген Яхъя Чинаевның йорты урнашкан. Җирлегебездә Әби патша салдырган таш күпер дә – тарихи урын. Кызыксынучылар бүген дә аның калдыкларын барып күрә ала.
Мисхәт Нурмөхәммәтов,
Мөслим:
– Үзебез өчен, киләчәк буыннар өчен тарихи урыннарны саклау мөһим. Төп Мөслим кешесе буларак, элек милиция идарәсе урнашкан Хәсәнша бай йортын (рәсемдә) сүтеп ташлауны авыр кичердем. Бакча урамының, гомумән Мөслимнең бер яме булып тоела иде ул миңа. Үзенчәлекле архитектурасы бик күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек иде. Кайчандыр Казанның иске өлешен дә тиз-тиз генә сүтеп, заманча биналар белән тутырдылар. Чит җирләрдә мондый корылмаларга бик сак карыйлар. Ә бит без дә мондый мөмкинлекне әле югалтып бетермәдек. Шул ук милиция (хәзергечә әйтсәк, полиция инде) янында ялгышмасам, кече Хәсән йорты дип йөртелгән бина исән бит әле. Мөмкинлек табып, шул йортның тышкы ягын элеккеге татар архитектурасына туры китереп төзекләндерсәң, ничек яхшы булыр иде. Йорт Мөслимнең үзәгендә, тарихи мәдрәсә дә ерак түгел, музей да шунда ук – күрсәтер әйберебез дә булыр иде, гасырлар яшәгән йорт та тарихта үз урынын алыр иде.
Сораштыруны
Мөнирә Арсланова үткәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев