14 апрель 2020 яңалыклары
-
Тәмле һәм хуш исле булсын өчен
Чәй, кофе һәм какао өчен суны артык кайнатырга ярамый.
-
Укучыларыбыз яза. Балачакка кайту
Мөслим ындыр табагының көньяк һәм көнчыгыш читләрендә куе булып биек киндер, әрем, гөлбадран кебек үләннәр үсә иде. Җил искән саен шуларның исе, ындырдагы икмәкләр исенә кушылып, шушы мендәрдәге кебек, баш әйләндергеч хуш искә әйләнә.
-
Сезон башланды
“Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы яңа сезонны чокыр ремонты белән башлап җибәрде.
-
Арпа чәчәләр
Район язгы чәчү кампаниясенә быел да “Туган як” агрофирмасы старт бирде.
-
Быел Татарстанда урманнар ике тапкыр күбрәк торгызылачак
2024 елга юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 100 процентка җиткерү максаты тора.
-
15 апрель көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Бәйгегә кушылыгыз!
Район, авыл яшәешен, хезмәт кешеләренең тормышын чагылдырган фотоларны район архив бүлеге 27 майда кабул итә.
-
Митрополит Феофан Пасхага өйдә калырга чакырды
Феофан рухияткә дә мөрәҗәгать итте.
-
Грушаның файдасы нинди?
Грушада шикәр 5-7 процентка, ә органик кислоталар нибары 0,3 процентка җитә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда чәчтарашханәләрне ачу мөмкинлеген карарга кушты
Йөкләмә бүген Рөстәм Миңнеханов һәм РФ бизнес-омбудсмены Борис Титовның республика эшкуарлары белән онлайн-очрашуы барышында яңгырады.
-
Эше дә матур, күңеле дә
Өч дистә елдан артык китапханәдә хезмәт куйган Наилә Хамматуллинаның кул эшләре белән мавыкканын очраклы рәвештә белдем. Аның гаҗәеп матур сумка тотып атлавын күргәч: “Наилә апа, кайда бар мондый букча?” – дип сорамый булдыра алмадым. Бактың исә, ул аны үзе бәйләгән икән! Наилә апа яшәгән йортның эче дә, тышы да балкып утыра. Биредә уңган хуҗабикә яшәгәне әллә каян күренеп тора!
-
Патяшина: үз-үзеңне изоляцияләүне бозу ТР да Cavid-19 авыру санының кискен үсешенә китерәчәк
Татарстанлыларга үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәргә һәм өлкән яшьтәге кешеләр белән элемтәләрне чикләргә кирәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.
-
Кәкре каенга терәтмәсеннәр!
Кеше хисабына көн күрергә яратучылар, җиңел акча эзләүчеләр артканнан арта бара. Хәзер алдарлар җиңел схема буенча эш итәләр – кәрәзле телефонга яки “В контакте” социаль челтәренә үзәк өзелерлек эчтәлектәге язма юллыйлар.
-
Минтимер Шәймиев Конституциягә төзәтмәләр турында: гражданнарның телләргә булган хокукларын төгәл язарга кирәк
Элегрәк республикада тел мәсьәләсе буенча махсус комиссия төзелде. Мондый чаралар Россия Президенты игътибарын туган телнең актуаль проблемасына юнәлтү иде.
-
03 хәбәр итә: соңгы ике көндә 48 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Аларның күбесе югары кан басымы, йөрәк авырулары белән.