11 июль 2017 яңалыклары
-
Питрау бәйрәмен оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәләр
Питрау бәйрәме быел да күрше-тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләрне җыйды. Яңа Усы авылында узучы әлеге милли чараны оештыруда ярдәм иткән мөслимлеләргә Яңа Усы авыл җирлеге башкарма комитеты рәхмәтен белдерә. Спонсорлар исемлеге: Рәфил Нуретдинов, Ирек Харитонов, бертуган Юрий һәм Геннадий Ивановлар, Светлана Набиева, Елизавета Низамова, Роман Пискунов, Олег Игошев, Ринат Демидов, Олег Демидов,...
-
"Банкет"ны дәвам итәргә акча җитмәгәч, шешәдәшләре бер мөслимленең пычкысын урлаган
3 июльнән 10 июльгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 40 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 12гә кимрәк. Бер караклык очрагына аерым тукталасы килә.
-
Мөслимдә савымчылар ярышты. Наталья Жданова - иң остасы (ФОТОЛАР)
Районыбызда төрле бәйгеләр, ярышлар әледән-әле үтеп тора. Әмма, бүген "Ык" агрофирмасының "Новый путь" хуҗалыгында үткәне үзгә һәм кабатланмаган иде. Биредә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышты.
-
ТӘМЛЕТАМАК: Дәниф Шакиров "торба" әзерләү серләре белән уртаклаша
Хәзер кеше табигатькә ял итәргә чыкса да, берәр эш белән кузгалса да, кыр шартларында җиңел генә әзерләнә торган ризык пешерү ягын карый. Шашлык көндәлек ризыкка әйләнеп бара, аның белән беркемне дә шаккаттырып булмый. Кулланышка "торба" дигән ризык килеп керде. Үрәзмәт авылында яшәүче Шакировлар аны гадәттә чират буенча көтүгә чыкканда пешерәләр...
-
Мөслимлеләрне коляскалар парадына чакырабыз
Мәхәббәт, гаилә һәм тугърылык көне уңаеннан 12 июль көнне "Кояшлы Ык" ял зонасында коляскалар парады уза. Теләгән һәркем - бәбиләре булган әниләр үзләре теләгәнчә коляскаларын бизәп, әлеге тамашада катнаша ала. Башлана 18.00 сәгатьтә.
-
"Кыңгыраулы мәктәп еллары" фотоконкурсының икенче номерлы катнашучысы белән танышыгыз
Бәйгеебезнең икенче номерлы катнашучылары белән таныштырга онытканбыз бит. Классташлар очрашуыннан әлеге фотоларны безгә Әлфинур Ногманова юллады. Менә нәрсә дип яза ул безгә.
-
Республика ярдәм фонды ТФБ һәм Интехбанк вкладчыларын кредиторлар реестрына кушылырга чакыра
Фонд поддержки напоминает, что реестр будет закрыт 31 июля 2017 года, пишет "Татар-информ".
-
Мөслимнең 19 баласы "Костер" лагерена китәчәк
20 июльдә Мөслимнән 19 бала башкалабыз Казанга китә. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар хәрәкәте буенча кураторы Айзирә Миргалимова җитәкчелегендә укучылар үзләре кебек үк талантлы балалар белән 18 көнлек "Костер" лагеренда булачак. Биредә райондашларыбыз КВН лигасы мәктәбе узачак - сөйләм телен үстерү, төрле хәлләрдән кыенлыкларсыз чыгу юлларын табу һәм башка сәләтләрен...
-
Мөслимлеләр Чиләбе Сабан туен гөрләтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
8 июль көнне Мөслим районы делегациясе Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә узган Сабан туенда катнашты. 56 кешелек иҗат коллективы, шул исәптән "Мөслим тугайлары", "Мөслим бизәкләре", "Ык буйлары" ансамбльләре һәм солист башкаручылар Чиләбе халкына концерт тәкъдим итте.
-
10 июльдән Мөслимдә газ бирү туктатыла
Газ бүлү пунктларында газ җиһазларын алыштыру сәбәпле, түбәндәге авылларда 8.00 сәгатьтән алып, җиһаз алыштыру эшләре тәмамланганчы, газ бирү вакытлыча туктатыла:
-
Бездә яңа бәйге: "Сабантуйдан селфи"
Матбугат үзәге яңа бәйге игълан итә. "Сабантуйдан селфи" дип исемләнгән фотоконкурска сездән сабан туенда төшкән селфилар кабул итәбез. Төп шарт- үзегез һәм артта сабантуй күренеше булырга тиеш.
-
Мөслимгә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк
Укытучыларның август киңәшмәсе быел Мөслимдә үтәчәк. Конференция 7 августтан 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Киңәшмәдә бөтен республикадан мәгариф һәм фән белгечләре, укытучылар, тәрбиячеләр, Мәгариф һәм фән министрлыгы, район хакимияте вәкилләре катнашачак.
-
Депутаты Госсовета РТ подготовили обращение к Путину о продлении договора России и Татарстана
Обращение к главе государства поддержали 26 депутатов татарстанского парламента V созыва, пишет "Татар-информ".
-
Мөслим лицее базасында эшләгән хезмәт лагере тәмамланды
22 июньнән 9 июльгә кадәр Мөслим лицее базасында "Хыял исемле" мәктәп алды хезмәт лагере эшләде. Анда 40 бала хезмәт куйды.
-
Баласын машинада караучысыз калдыручыларга 100 мең штраф "сапларга" уйлыйлар
"7 яшькә кадәрге баласын машина салонында караучысыз калдырган әти-әниләр тиздән 100 мең сумга кадәр штрафка тартылачак яисә 1 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк.