Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә савымчылар ярышты. Наталья Жданова - иң остасы (ФОТОЛАР)

Районыбызда төрле бәйгеләр, ярышлар әледән-әле үтеп тора. Әмма, бүген "Ык" агрофирмасының "Новый путь" хуҗалыгында үткәне үзгә һәм кабатланмаган иде. Биредә сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышты.

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы елдан-ел картая бара. Чөнки, бүгенге яшь буын мондый авыр һәм катлаулы хезмәттә эшләргә теләми. Шуңа күрәдер, терлекчелектә бары тик чыныкканнар һәм түземнәр генә эшли ала. Районыбызның терлекчелек тармагында да шундый чыдамнар гына хезмәт куя. Бәйгедә катнашырга да озак еллар шушы тармакта эшләүче, алны-ялны, җилне-буранны уйлап тормыйча, һәр көнне иртәнге таң нурларыннан малкайлары янына ашыгучы абый-апалар килгән иде. Аларның һәрберсе диярлек дистә еллар хезмәт осталыгына ия кешеләр.

Очрашу "Ык" агрофирмасы "Новый путь" хуҗалыгының терлекчелек комплексы янында башланып китте. Чараны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин ачып:

- Мин үзем мондый ярышта беренче тапкыр катнашам һәм бу чара шуның белән дә минем өчен бик әһәмиятле. Ә бүгенге ярыш кем көчле икәнен ачыклау өчен түгел, сезнең хезмәтегезгә игътибар бирү, сезнең хезмәтне олылау булсын иде. Барыгызга да уңышлар һәм матур бәйге телим" - дип, теләкләрен җиткерде..

Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин үз чыгышында терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде:

- Соңгы елларда дәүләтебез тарафыннан авыл хуҗалыгына булган караш үзгәреп килә. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки читтән кергән продукция гына үз дәүләтеңдә, үз республикаңда яшәүче халыкны туендырырга җитмәячәк. Шуңа күрә дә, дәүләтебез җитәкчелеге тарфыннан җирлекләргә авыл хуҗалыгы продукциясен үзендә җитештерү бурычы куелды. Ә бу максатка сезнең кебек фидакарьләр һәм тынгысыз эшче куллар белән генә ирешеп була. Бүгенге чараны үткәрүнең беренче максаты сезнең осталыкны сынау булса, икенче максаты-бер-беребез белән аралашып, тәҗрибә уртаклашу. Шуңа күрә дә бүгенге бәйге бәйрәм рәвешендә үтсен һәм киләчәктә матур традициягә әйләнсен иде. Тырыш һәм тынгысыз хезмәтегез өчен рәхмәт" - дип, ярышта катнашучыларга уңышлар теләде.

"Ык" агрофирмасы җитәкчесе Ленар Авзалов, киләчәктә агрофирмада терлечелек тармагына аерым игътибар булачагын вәгъдә итеп:

-Агрофирма буенча барлыгы 3300 баш эре мөгезле терлек исәпләнә. Шуларның 1300 савым сыерлар. Көнлек савым 10 тонна тәшкил итә. Димәк, терлекчелек тармагына аерым игътибар булганда үсешкә һәм яңа уңышларга ирешерлек мөмкинлегебез бар. Шуңа күрә дә, алга таба да бердәм булып яңа үрләр яуларбыз дип ышандырып калам" - диде.

Сыер савучыларның 44 -нче, ясалма орлыкландыру технологларының 39-нчы район бәйгесендә 12 сыер савучы һәм 10 технолог катнашты. Бәйге ике төрдә: теоритик һәм практик өлешләрдә үтте. Беренче төрдә, бәйгедә катнашучылар тест үттеләр һәм сорауларга җавап бирделәр. Икенче өлештә исә һәр юнәлеш белгечләре үз осталыкларын практикада сынап карадылар. Сыер савучылар саву аппаратын сүтү һәм җыю, сыерны савуга әзерләү һәм аппаратларны дөрес итеп кидерү буенча бәйгеләрдә көч сынаштылар. Ясалма орлыкландыру технологлары исә шушы процессны практикада күрсәттеләр. Әлбәттә һәр катнашучыга, район авыл хуҗалыгы һәм ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләреннән җыелган мәртәбәле жюри тиешле балларны куеп бәя бирде. Гомуми нәтиҗәләр буенча, сыер савучылар арасында "Ык" агрофирмасының "Новый путь" хуҗалыгыннан Наталья Ждановага тиңнәр булмады. Икенче урынга "Туган як" агрофирмасыннан Фәнзирә Сәлахова лаек булды. Өченче урынны "Урожай" агрофирмасының "Мәгариф" бүлекчәсеннән Зилия Ильясова үзенеке итте. Ясалма орлыкландыру технологлары арасында да беренче урынга "Ык" агрофирмасының "Новый путь" хуҗалыгыннан Нина Басорина лаек булды. Икенче урын "Ык" агрофирмасының "Игенче" бүлекчәсеннән Рәзилә Нурлыгаяновага бирелде. Өченче урында "Туган як" агрофирмасыннан Алсу Бабаева. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсына "Ижинтез-химпром" җитештерү компаниясенең пакетлары таратылды. Әпризлы урыннарны алучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм сертификатлар, 16 июльдә узачак район Сабантуенда тапшырылачак.

Жюри рәисе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Илгиз Бәширов, бәйгедә катнашучыларга югары бәя биреп:

- Бүгенге бәйгедә катнашучы һәр белгеч үзләренең чын осталар булуларын күрсәттеләр. Һәрберсе дә зур, ныклы әзерлек белән килгәннәр. Бәйге, шуңа да бәйге инде ул, анда җиңүчеләр дә, бер балл җитмәү аркасында җиңелүчеләр дә була. Әмма, бүгенге бәйгенең максаты һәм төп әһәмияте бердәм булуда. Шуңа күрә дә бүгенге бәйгедә иң зур җиңүче - дуслык дияр идем" - дип, ярышларның дусларча тәмамлануына сөенечен җиткерде.

Чыннан да, бәйге тәмамлангач та, җирлегебезнең төрле почмакларыннан җыелган терлекчеләр бер-берсе белән көлеп-шаярып, яңалыкларын сөйләшеп, үзара әңгәмә кордылар. Ә бит безнең көчебез дә нәкъ шул дус һәм бердәм булуыбызда.

Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев