10 июльдән Мөслимдә газ бирү туктатыла
Яңалыклар

10 июльдән Мөслимдә газ бирү туктатыла

Газ бүлү пунктларында газ җиһазларын алыштыру сәбәпле, түбәндәге авылларда 8.00 сәгатьтән алып, җиһаз алыштыру эшләре тәмамланганчы, газ бирү вакытлыча туктатыла:

10 июль - Иске Сәет; 11 июль - Исәнсеф; 12 июль - Иске Чакмак; 13 июль - Мөслим авылы Авзалов, Мусин, Кооператив урамнары; 14 июль - Островка; 17 июль - Октябрь; 18 июль - Олы Чакмак; 19 июль - Элемтә, дип хәбәр итәләр "Әлмәтгаз" идарәсеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев