8 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Грипптан сакланыгыз!
Кышын без күбрәк бина эчендә, җилләтелми торган бүлмәләрдә күп вакытыбызны үткәрәбез. Ә һавасыз бүлмәдә вируслар тиз үрчегәнен беләбез инде. Шуңа күрә көн буе офисларда утыручылар куркыныч астында. Грипп белән авырмас өчен һәм аның авыр нәтиҗәләреннән дәваланып, интегеп йөрмәс өчен гап-гади гигиена кагыйдәләрен үтәү дә җитә.
-
Татарстанда ике машина бәрелешкәннән соң бер йөртүче кысылып калган
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге сәгать алтыда Түбән Камада булган.
-
Таеп егылмас өчен
Соңгы вакытта көннәрнең бер җылы, бер суык торуы юлларда бозлавык барлыкка китерде. Бозлавыкта таеп имгәнмәс өчен нишләргә соң? Белгечләр гади генә ысуллар тәкъдим итә.
-
Татарстанда Иделдә йөзә торган беренче күчмә заправка эшли башлады
Кар һәм боз буенча йөрүче судноларны һәм техниканы хуҗалары ярга чыкмыйча гына заправка ясый алачаклар.
-
Җитезлектә ярыштылар
Егетләр һәм кызлар җитезлектә,картинг белән идарә итә белүдә ярыштылар
-
9 гыйнвар көненә һава торышы
Юлларда бозлавык
-
Бәйрәм көннәрендә 30 баланы ДРКБга тюбингта шуганнан соң травмалар белән китерделәр
Еш кына тауларда балалар бер-берсе, агачлар һәм диварлар белән бәрелешә.
-
Соңгы тәүлек эчендә 91 татарстанлы коронавирус белән авырды
Ике кеше республикадан читтә инфекция йоктырган, калган очраклар контактлы. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Волейбол буенча ярыш үтте
Җиңүче командалар "Яшьлек ССК" грамоталары, медальлар һәм кубок белән бүләкләнде.
-
2021 елда «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак
2020 елда алар республиканың 42 авыл мәктәбендә барлыкка килде.
-
Борынгы Мисыр стилен кайтарып...
Кулы эш белгән кеше беркайда да югалмый. Рус Шуган авылында гомер итүче Ярослава Новикова үз җирлегендә генә түгел, республиканың бик күп район һәм шәһәрләрендә дә популяр. Аның кул эшләрен төрле күргәзмәләргә сорап алалар.
-
Дилбәрдән – тәмле пирожный
Мөслимдә яшәүче Дилбәр Шабаева аш-суга бик оста. Аның бавырдан әзерләнүче пирожные телеңне йотарлык тәмле була. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.