3 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Тәмлетамак. Ял көннәрендә гөбәдия белән сыйлана аласыз
"Гөбәдияне яратмаган кеше юктыр ул. Балаларым - аның кортын, үзем камырын яратып ашыйм. Кунакка бара башласаң да, бәйрәм табыны өчен дә менә дигән ризык ул гөбәдия! Мин аны соңгы арада зур бәлеш формасында түгел, ә кечкенә порцияләр белән пешерә башладым," - ди Мөслимдә яшәүче Наилә Шәгалиева.
-
Игенче булып туган
Айзат Әскәров 6 класста укыганда, әтисенә ярдәмче комбайнчы булып, басу-кырларны иңләгәндә үк киләчәк язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә.
-
Урамнар якты, юллар төзек
Быел җирлек буенча 345 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелып, хөкүмәт субсидиясе белән 1 млн 725 мең сумга җиткән. Әлеге акчаның 150 мең сумы каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен бүленгән.
-
Фермерлык хәрәкәте үсештә
Түбән Табын авыл җирлегенә керүче алты авылда 950 кеше гомер кичерә. Төп гомуми белем бирү һәм коррекция-интернат мәктәпләре, “Әллүки” балалар бакчасы, дүрт медпункт, ике мәдәният йорты һәм клуб, почта бүлекчәсе, өч кибет, ике мәчет эшли. Быел җирлектә 7 бала туган, 5 пар язылышкан. 3 егет армия сафларында хезмәт итә.
-
Кооператив урамы ачылды. ФОТОРЕПОРТАЖ
3 ноябрь көнне Мөслим авылының иң беренче урамнарының берсе булган Кооператив урамы масштаблы реконструкциядән соң кулланышка тапшырылды.
-
Ярминкә гөрләде
3 ноябрь көнне район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе узды. Авыл хуҗалыгы формированияләре, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештергән продукция белән сату итте.
-
Тәрбиячеләрнең район конференциясе үтте
Муниципаль мәгариф системасындагы проектларга грант ярдәме күрсәтү” темасын ачкан чараның секция утырышларында катнашучыларын Мөслимнең Г. Тукай исемендәге урта мәктәбе кабул итте.
-
Сессия узды
Бүген өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XXIX cессиясе үтте.