Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игенче булып туган

Айзат Әскәров 6 класста укыганда, әтисенә ярдәмче комбайнчы булып, басу-кырларны иңләгәндә үк киләчәк язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә.

Айзат Әскәров 6 класста укыганда, әтисенә ярдәмче комбайнчы булып, басу-кырларны иңләгәндә үк киләчәк язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләргә дигән ныклы карарга килә. Мөслимдә һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, армия сафларында хезмәт итә. Аннан кайту белән туган ягы басуларында җир эшкәртә, урып-җыю эшләрендә катнаша. Кыр корабын биш бармагы кебек белгән Айзат, яшь комбайнчыларның республика бәйгесендә катнашып, матур гына күрсәткечләргә ирешә. Бүген ул “Август-Мөслим” агрофирмасында үзйөрешле “Джакто” сиптергечен иярли. Иген басуларын чүп үләннәренә һәм корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртә. Уңган механизатор, ел дәвамында югары җитештерүчән хезмәт күрсәтеп, алдынгыларның район слетында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев