Ярминкә гөрләде
3 ноябрь көнне район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе узды. Авыл хуҗалыгы формированияләре, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештергән продукция белән сату итте.
3 ноябрь көнне район үзәгендә бәйрәм ярминкәсе узды. Авыл хуҗалыгы формированияләре, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештергән продукция белән сату итте. Бу көнне мөслимлеләр һәм кайткан кунаклар кышка азык-төлек запасы да туплады. Читтән килгән сәүдәгәрләр дә ярминкәдә катнашты. Берничә төрдәге бал, чын иттән ясалган колбаса, казылыклар, пима-итекләр, мамык шәлләр белән сатучылар рәтләреннән бигрәк, үзебезнең җитештерүчеләргә – Мәлләтамак, Түбән Табын, Метрәй, Баланлы авыл җирлекләре әзерләп алып килгән продукциягә халык зуррак өстенлек бирде. Район мәдәният йорты үзешчәннәренең дәртле җырлары ярминкәне тагын да күңелле итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев