Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Чиста Мөслим

Һәркем өлеш кертсен!

1 апрельдән чисталык икеайлыгы старт алды.

Һәркем үзе яшәгән, эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, сулыйсы һавабыз һәм эчәсе суыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш. Моннан тыш оешма-предприятиеләр аларга беркетелгән территорияләрдә дә җыештыру, чистарту эшләре алып бара.

– “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” предприятиесе хезмәткәрләре Мөслим урамнарын җыештыра. Язга чыккач, бу эш тагын да активлаша. Ел саен шулай: кышкы битарафлык язга чыккач үзен күрсәтә. Үткән ел урнаштырылмый калган утын һәм төзелеш кирәк-яракларын да җыештырып куярга онытмагыз! – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.

Мәктәп коллективлары һәм техникум киләсе атнада мемориаль комплекста җыештыру эшләрен башлаячак. Гадәттәгечә, чисталык икеайлыгы җыелып торган карны таратудан башлана. Санитар-экологик икеайлыкта һәрберебездән активлык сорала.

Каты көнкүреш калдыклары даими җыела. Кышкы чорда гына да Мөслим авылыннан 420 машина чүп полигонга озатылган. Урамнардагы чүп-чар халыкның ваемсызлыгы, тәрбиясезлеге турында сөйли. 

Лилия Шәймиева

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 5 апрель санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев