Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Гөлҗимеш – табигать бүләге

Үт куыгында ташлар булганда, гелҗимеш зыянлы.

С витаминының күплеге буенча гөлҗимешкә тиңнәр юк. Ул лимон, әфлисун hәм кара карлыганны да узып китә. Шуңа гөлҗимеш беренче чиратта иммунитетны ныгыту, вируслы һәм инфекцияле авырулардан саклау үзлегенә ия. Гөлҗимеш төнәтмәсе ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта, азканлылык, диатез, бөер һәм бавыр авыруларыннан, цистит, гепатиттан файдалы, ул кан басымын җайга сала. Гөлҗимештән сок, компот ясарга була, киптерергә дә мөмкин. Моның өчен очындагы яфрагын кисеп ташларга, урталай бүлеп, орлыкларын чистартырга кирәк. Кышын аны чәйгә кушып эчә  һәм төнәтмәсен ясый аласыз. Төнәтмәсен әзерләү өчен, 2 аш кашыгы киптерелгән гөлҗимешне 2 стакан кайнар суга салып пешерергә кирәк.

Үт куыгында ташлар булганда, гелҗимеш зыянлы.

Гөлназ Җәлилова фотосы - 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев