Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана
Берүземә – 355 центнер!
Октябрь ае нәтиҗәләре белән районның дуңгыз симертүчеләре ярышында җиңүче табылып, күчмә вымпелга лаек булдым. Ул айда группамдагы һәр терлекнең тәүлеклек үсеше 595 граммга җитте. Ноябрь дә минем өчен куанычлы төгәлләнде: уртача тәүлеклек артым 541 грамм тәшкил итте. Минем карамакта 340тан артык дуңгыз булуын исәпләсәк, тулаем үсеш тә шактый җыела. Ноябрьдә ул 55,50 центнерга тигезләнде, ел башыннан исә 355 центнер ит җитештердем.
Н. Гәрәева, Мәлләтамак дуңгызчылык фермасы терлекчесе.
Фото- Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев