Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

1989 ел,  18 апрель

Бездә дә потчылар бар

Безнең “Урал” колхозы савымчылары арасында да потчылар бар.  Дусай фермасыннан комсомолка Әлфия Нәҗмиева белән тәҗрибәле терлекчеләр Бания Сәхапова, Сәлимә Салихова инде шактый көннәр дәвамында сыерлардан тотрыклы рәвештә 16 килограмм һәм аннан да артык сөт савалар. Әле быел гына савым сыер булып өлгергән нәселле таналар группасында нәтиҗәләр чын мәгънәсендә сөендерә. Баектан Гөлзаһира һәм Фәһим Нуриевларның гаилә подряды звеносы да үзләренә беркетелгән 50 баш яшь сыердан март аерда – 731, ел башыннан 2307 килограмм продукция алды.

Р. Гайсин, партком секретаре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев