Бу көнне
Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.
1989 ел, 8 апрель
Бердәм чыгарбыз
Ремонт-техник предприятиесе коллективы коммунистик шимбә өмәсендә елдан-ел актив катнаша. Быел да өмәгә 270 кеше чыгачак, дип планлаштырыла. Ремонт мастерское эшчеләре техника төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, ә автогараж шоферлары Бөгелмә тимер юл станциясеннән авыл хуҗалыгы йөкләре кайтарачак. Бу җаваплы эшкә 50 машина җибәрү күздә тотыла. Инженер-техник хезмәткәрләр, бухгалтерия аппараты һәм пенсионерлар предприятие территориясен чистартуда, әйләнә-тирәне яшелләндерүдә өлеш кертәчәк.
М. Мирзаһитов, портком председателе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев