Бу көнне
Әлеге рубрикадагы язмалардан “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.
1970 ел, 12 декабрь
Шагыйрьнең туган көнендә
Шагыйрь Хәсән Туфанның 70 е ллык юбилее хөрмәтенә Мөслим урта мәктәбендә әдәби кичә үткәрелде.
Анда шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән 8 класс укучылары М.Минһаҗева, Ф.Гыйззәтуллина таныштырды. Шулай ук Х.Туфанның шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды. Викторина сорауларына төгәл җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кичә бик күңелле һәм файдалы узды.
С. Минһаҗева, Х татар “Б” классы укучысы.
Сәхифәне Наилә Сәлахова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев