Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1970нче елларда булган вакыйгалар яңартыла

18 апрель
Тырмага төштеләр
”Трудовик” совхозы игенчеләре быел районда беренче булып кырга җир эшкәртү корылмаларын алып чыктылар. Хуҗалыкның Игенче һәм Тойгельде бүлекчәләрендә  сайлап алып күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмалауга керештеләр. Бу эштә ике агрегат эшли. Тиздән игенчеләр уҗым тырмалый башлаячаклар. 
Ф. Фәрхетдинов.

Сөт хәзерләү – удар фронт
Сөт сату буенча районның квартал планы 150 процентка үтәлде. Планда каралган 21 850 центнер урынына 32 733 центнер сөт тапшырылды. Сөт сату буенча КПСС райкомының һәм район башкарма комитетының күчмә Кызыл байрагы Куйбышев исемендәге колхозда калдырылды. Нәсел фермалары арасындагы ярышта Куйбышев исемендәге колхозның К.Ганиева җитәкчелек итә торган Күбәк фермасы җиңүче дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев