Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Безнең почтальон

Почта ябылмасын дип тырышабыз

Үрәзмәт почта бүлекчәсе хезмәткәрләре, лаеклы ялда булсалар да, эшләрен ташламыйлар.

Бүгенге буын балаларын газета-журналлар белән кызыктырып булмый. Интернет, гаджетлар, заманча хәбәрләшү алымнары балалар һәм өлкәннәр тормышына да үтеп керде. Хәзер өлкән буын да яңалыкларны интернет, социаль челтәрләрдәге мәгълүмат чыганакларыннан укып белә. Шулай да авылларда яшәүче урта һәм өлкән буын вәкилләре басма матбугатны онытып бетерми. Авыллардагы почта бүлекчәләре өлкәннәргә бик кирәк.

Элек районда 20дән артык почта бүлекчәсе эшләгән. Бүгенге көндә 9 авылда гына почта бүлекчәләре бар. Почта бүлекчәләре ябылган авылларга хат ташучылар башка авыллардан килеп хезмәт күрсәтә: газета-журналларга яздыралар, пенсия һәм субсидияләр тараталар, түләүләр кабул итәләр. 6 авылда мобиль операторлар хезмәт күрсәтә. 

Үрәзмәт почта бүлекчәсе белән озак еллар дәвамында Рүзилә Шәмсиева җитәкчелек итә. Хат ташучылар Лилия Вәҗетдинова, Ләйсирә Хәйбрахманова һәм Рүзилә ханым – өчесе дә, лаеклы ялда булуларына карамастан, үз һөнәрләренә тугры калып, фидакарьләрчә хезмәт куя. 

– Без Сикия, Бүләк, Үрәзмәт һәм Үрәзмәт-Чишмә авылларына хезмәт күрсәтәбез. Почта бүлеге ябылган Тат. Бүләр авылыннан да килүчеләр бар. Сикия авылына шунда яшәүче Ләйсирәбез хезмәт күрсәтә, Бүләк һәм Үрәзмәт авылларында Лилиябез эшли. Мин, бүлекчә җитәкчесе вазыйфаларын башкару белән беррәттән, Үрәзмәт-Чишмә авылында хат ташучы булып та эшлим, – ди Рүзилә Шәмсиева. – Газета-журналларга яздырабыз, электр энергиясе, газ һәм телефон өчен түләүләрне, салым түләүләрен кабул итәбез. Ай саен 2 миллионга якын пенсия һәм субсидияләр таратабыз. Товар сату планын да үтәргә тырышабыз. Газет-журналларга яздыру планын 100 процент итеп үтәдек. Авылдашларыбыз үзләре теләп языла һәм газета-журналларны яратып укый. Иң мөһиме – авылдашлар белән аңлашып эшлибез, почта бүлекчәсе ябылмасын дип тырышабыз.

Авыллар өлкәнәя бара. Шулай да газета-журналлар укучылар авылларда күбрәк.

– Авылдашларыбыз күпчелек “Авыл утлары”на языла. “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Язмыш”, “Сираҗи сүзе”, “Безнең гәҗит”, “Язмышлар чатында” газеталарын үз итүчеләр күп. Соңгы елларда сканвордлар тупланган газеталарга язылучылар саны артты. Аларны халык көтеп ала. Газета-журналларны укучыларга көнендә үк илтеп тапшырырга тырышабыз. Рим Шакирҗанов, Рәзинә Асылгәрәева, Расил Нургалиев гаиләләре газета-журналларга күпләп языла, – ди Рүзилә ханым.

Почтаның төп эше газета-журналларга яздыру, посылка, заказлы хатлар, бандерольләр җибәрү булса да, соңгы елларда посылка-бандерольләр җибәрү сирәгәйде. Бүген почта хезмәткәрләре төрле товарлар сата. Сатуда көнбагыш мае, консервалар, чәйләр, орлыклар һәм башка кирәк-ярак бар. Почта хезмәткәрләренә ай саен сату планы җиткерелә. Хат ташучылар, газета-журналлар таратырга чыкканда, товарлар да саталар.

Өч дистә елдан артык шушы бүлекчәдә хезмәт куючы Лилия Вәҗетдинова үз эшен бик яратуын билгеләп үтте.

– Һөнәрне яратмасаң, озак эшләп булмый. Шөкер, авылдашларым мине хөрмәт итә. 90га якын йортка хезмәт күрсәтәм. Машинам да бар, кайвакыт велосипедта яки электросамокатта да чыгып китәм. Бурычым – авылдашларыбызга пенсия-субсидияләрне, газета-журналларны, хатларны вакытында тапшыру. Авылдашларның күбесе өлкән яшьтә, ялгыз яшәүчеләр дә бар. Алар безне көтеп тора. Очрашкач, хәлләрен дә белешәм, түләүләрен дә алам, квитанцияләрен яңадан китерәм. Сәламәтлек булганда, авылдашларыбыз көтеп торганда, ничек эшләмисең инде?! Безнең хезмәтебез әле бик кирәк! – ди Лилия ханым. 

Түләүләрдә килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларны хәл итәргә дә алар булыша. Алтынчы дистәләрен вакласалар да, Үрәзмәт хат ташучылары алыштыргысыз. Үзләре әйткәндәй, алар эшләүдән туктый икән, Үрәзмәткә килеп эшләүче табылмаячак. Аз гына хезмәт хакына җаваплы һәм тынгысыз хезмәт башкарырга теләүчеләр булмас шул. 

Фәридә Гайнетдинова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев