Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хәзер алар гел бергә

Хатирәләр, сагыш, сагыну. Җиңү көне якынайган көннәрдә шундый хисләр кичерәм мин.

Менә ничәнче ел ветераннар арасыннан тыйнак, төз гәүдәле әтиемне эзли күзләрем. Бу көнне, әтием исән вакытта, аның янәшәсендә атлау нинди зур бәхет булган! Бигрәкләр тыйнак булды шул ул. Укучыларым янына очрашуга килгәч тә сугыш турында сөйләргә яратмады. Ә бит сугыш вакытында күпме батырлыклар кылган ул.

Хәзер иптәшем Фаил белән, әти-әнием кебек, һәр җәй Краснодардан Иван дәдәйнең кызы Лолита белән улы Владимирны көтәбез. Очрашкач, әтиләребез кебек, сөйләшеп сүзләребез бетми. Без белмәгән серләр дә ачыла. Иван дәдәй, минем мәктәптә укыгандагы көндәлекләрне алып китеп, балаларына күрсәтә торган булган икән. Ул безгә, дустының балаларына, соклануы, безнең белән горурлануы турында сөйли торган булган. Ә үзе бервакытта да балалары белән мактанмады. Кызы Лолита педагог булса, улы Владимир – әтисе кебек, хәрби кеше, подполковник. Икесе дә әтиләре кебек бик тыйнак, тәрбияле. Безнең максат бер – әтиләребезнең дуслыгын дәвам итү.

Маргарита Идиятуллина,

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев