Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хатирәләр яңартып

Елгабашта минем яшьлек елларым үтте.

– 1964 елны педагогия училищесыннан соң мине Елгабаш башлангыч мәктәбенә укытучы һәм мәктәп мөдире итеп билгеләделәр. Беренче хезмәт көннәреннән соң 60 елга якын үткәч, мин кабат Елгабашка бардым. Анда минем яшьлек елларым үтте. Сагынылган. Кемне генә очратсам да, шатланып күрештек, сөенечтән елаштык. Асфальт юл, төзек өйләр, яңа мәктәп, яңа клуб, мәчет. Краснояр авылында да яңа мәчет балкып тора. Болар барысы да Рәшит Хәбиров хезмәте, диделәр. Рәшитнең үзен генә күреп булмады. Шуганкага кайткач та хатирәләргә бирелеп байтак утырдым. Ә беркөнне чәчәк букеты күтәреп Рәшит килеп кермәсенме! Мамык шәл дә онытмаган, машина тутырып күчтәнәч тә алып килгән. Зур урында эшләсә дә, бик гади итеп сәгать буе сөйләшерлек вакыт тапкан. Аллаһы Тәгалә бу егеткә булганының куанычын күреп, сәламәт булып яшәргә, картлыгын каршыларга язсын, йөргән юлларында фәрештәләр канат җәйсен.

Әсхия Сабирова, Шуганка.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев