Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Волонтёрлар, алга!

Олы Чакмак мәктәбе “21 гасыр волонтерлары” проекты нигезендә волонтерлык хәрәкәтен үстерү буенча эш алып бара. Мәктәбебездә “Тылсым” волонтёрлар отряды эшли.

“Волонтёр” сүзе “үз теләге белән ярдәм итүче” дип тәрҗемә ителә. Волонтерлар – элеккеге тимурчылар Башкалардан аермалы буларак, без һәрвакыт сары футболкалардан йөрибез. Бу – безнең имиджыбыз. 

2010 елда, волонтерларның өченче слетында катнашып, “Мөслим районында волонтерлар хәрәкәтен үстерү” проекты белән грант оттык. Грант акчасына күптөрле чаралар үткәрергә туры килде. Республиканың яшьләр форумында да үзебезнең проектларны тәкъдим иттек. Түбән Кама шәһәрендәге волонтерлар оешмасы белән уртак проектларда катнаштык, тәҗрибә уртаклаштык. “Тылсым” отряды район күләмендәге чаралардан да читтә калмый: “Киемнәргә – икенче тормыш”, “Ярдәм янәшә”, игелек акцияләрендә актив катнашабыз. 

2017 елда “Табигатьне саклыйк” акциясендә республикада 1 урынны алдык. 2018 елда районда иң яхшы волонтерлык отряды булдык, “Иң яхшы өстәмә белем һәм тәрбия бирү” республика конкурсында 3 урынга лаек булдык. 2020 елда республика күләмендә узган методик эшкәртмәләр конкурсында, волонтерлык буенча авторлык программасын тәкъдим итеп, 2 урын яуладык. 2021 елда “Волонтерлыкка кабул итү” видеороликлар конкурсында – районда, ә 2022-2023 елларда экологик акция оештыру буенча проект белән республикада 2 урынны алдык. Узган ел волонтёрлар арасында үткән “Игелекле Татарстан” исемле республикакүләм чарада иң актив волонтёрлар отряды буларак чыгыш ясадык. Балалар хәрәкәтен үстерүдә актив катнашкан өчен ТР Яшьләр белән эшләү министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдык. 

 

Миңнур Нәгыймова, Олы Чакмак мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары. 

Фото - М.Нәгыймованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев