Мөслим районы делегациясе Казан епархиясе музеенда: экскурсия һәм җыр бәйрәме
Экскурсоводлар Оксана Иванова һәм Антон Егоров музей экспозициясе, мәгарә гыйбадәтханәсе, Казан Изге Ана иконасы соборы, Богородицкий ир-атлар монастыре белән таныштырды
28 июньдә Казан епархиясе чакыруы буенча Мөслим районы делегациясе өчен Казан епархиясе музеена экскурсия оештырылды. Экскурсоводлар Оксана Иванова һәм Антон Егоров музей экспозициясе, мәгарә гыйбадәтханәсе, Казан Изге Ана иконасы соборы, Богородицкий ир-атлар монастыре белән таныштырды. Без төбәгебезнең православие тарихыннан бик күп кызыклы мәгълүмат белдек.
Бу көнне Мөслим районының иҗат коллективлары һәм соло башкаручылар катнашында “Иман нуры һәм җир җырлары” дип исемләнгән зур рухи һәм халык җырлары концерты узды. Аны Татарстан Республикасы “Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе Галина Светлякова алып барды. Рус Шуган, Михайловка, Яңа Усы, Крәш. Шуран авыллары мәдәният йортлары каршында эшләүче “Черёмушки” вокаль ансамбле, “Рябинушка”, “Усыкай буйлары” халык фольклор ансамбльләре, “Яшь йөрәкләр” вокаль коллективы, үзешчән артистлар Кирилл Петроченко, Наилә Демидова, Елизавета Митюшкина, Валентина Спиридонова, Елена Ильина, Мария Ямалетдинова, Наталья Шадрина, Татьяна Багрова, Варвара Коткова, Камила Григорьева, Александра Булатова тамашачыларга дәртле җырларын, концерт номерларын бүләк итте.
Бәйрәмнең мактаулы кунаклары – ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе урынбасары Ирина Александровская, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәге директоры Галина Елистратова музей активына һәм Мөслим районы делегациясенә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Казанга барып кайтырга уңайлы автобус биргәне өчен район башлыгы Альберт Хуҗинга рәхмәтебезне җиткерәбез.
Галина Светлякова. Михайловка авылы.
Валерий Афанасьев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев