Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Казахстанда булдык!

“Уральск һәм аның Россия Федерациясе һәм Казахстанда татарлар һәм башка милләт халыкларының рухи-мәдәни тормышына керткән өлеше” исемле халыкара форумнан алган тәэсирләр

“Театр кием элгеченнән  башлана” дигән әйтемдәгечә, Казахстан чигендә томожня тикшерүе үтүдән сәфәребезнең соңгы төбәгендәге беренче тәэсирләр башланды. Каян булуыбызны, сәфәребезнең максатын сорашкач, документларыбыз белән танышкач, Россия һәм Казахстан чигендәге һәр ике якның  таможня хезмәткәрләре безне үткәреп җибәрделәр. 

Казахстандагы халыкара фәнни-төбәк тарихын  өйрәнүчеләр конференциясе үтә торган Уральск шәһәре чигендә безне татар һәм казах милли киемнәре киеп, гармунда уйнап, милли ризыклар белән зурлап каршы алдылар. Каршылаучылар арасыннан ике татар хатын-кызы: “Без Сезне таныдык, без Сезне беләбез, Сез бит Татарстан Мөслименнән!” – дип, мине һәм туган як музее директоры Нәзилә Бәдертдинованы, безнең юлдашларыбызны таң калдырдылар. 

Союз чорында бик дус яшәсәк тә, соңгы вакыттагы вәзгыятьне исәпкә алып, Казахстанда ничек каршыларлар, форум ничек үтәр икән дигән шикләнүле сораулар күңелгә килүен яшермим. Бу шикләнүләрем юкка булган икән. Беренче каршылаудан алып, кайтыр юлга озатканчы безгә бик игътибарлы, дустанә, кунакчыл булдылар. Шәһәрнең бай тарихы, бик күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары белән танышырга өлгердек ул көнне. Татарның һәм казах халкының күренекле улы Габдулла Тукай, Абай Кунанбаев һәйкәлләренә чәчәкләр салдык.
Уральск – элек Җаек исемен йөрткән шәһәр. 1613 елны аңа рус җирләреннән күчеп килгән, үзләрен казак дип атаган кешеләр нигез салган дип исәпләнелә. Шәһәр тормышында сәүдәгәрлек зур роль уйнаган. Монда яшәгән татарларның күбесе сәүдә белән шөгыльләнә. Казаклар армиясендә дә хезмәт итәләр, офицерлар алар арасында күпчелекне тәшкил итә. XIX йөз ахырында Уральскида 100гә якын нәселдән килгән морза исәпләнә. 450 сәүдәгәр гаиләсенең 300е татар сәүдәгәрләреннән була. Үз тарихында шәһәр өч тапкыр көчле янгынга дучар була. Шәһәрдә “Татар бистәсе” дип аталып йөртелүче бистә бүгенге көнгә кадәр яшәп килә. Ләкин ул инде, ни кызганыч, тарихи кыйммәтләрен югалта бара. Элеккеге архитектура үрнәкләре булган, шактый таушалган биналарны гадәти күп катлы торак йортлар алмаштыра бара... 

Рушат Солтанов, 

Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим районындагы вәкиллеге җитәкчесе.

Нәзилә Бәдертдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев