Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

«Кыш көне кошларны ашат» акциясендә катнаштылар

Балалар җимлек ясап агачларга урнаштырдылар һәм кошларга җим салдылар.

Үзәк балалар китапханәсе волонтерлары «Кыш көне кошларны ашат» акциясендә катнаштылар. Балалар үзләре җимлек ясадылар һәм урнаштырдылар. Бу вакыйга балаларда канәгатьлек хисе тудырды.  Мондый чара балаларны кошлар турында кайгыртырга өйрәтүче яхшы традиция дә, иҗат эше дә.
Җммлекләр урнаштырылганнан соң , балалар кыш көне кошларны ашатуның кирәклеге турында сөйләделәр. Иң мөһиме - игелек һәм мәрхәмәт хисе уяту һәм ярдәмгә мохтаҗларны читләтеп үтмәү.  Хәзер җимлекләрдә һәрвакыт ризык булу мөһим. Шулай булганда  күпчелек кошлар кышны җиңел үткәрәчәк, - дип язалар район үзәк балалар китапханәсеннән.

Фото - район үзәк балалар китапханәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев