Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Исәнсеф авылында ифтар ашы

Рамазан ае дәвамында авылларда ифтар ашлары уздырылды.

Исәнсеф авыл клубында ифтар ашы үткәрдек. Авыл халкы җыелып зур табын әзерләде. Ифтарда 35ләп кеше булдык. Әнисә абыстай вәгазьләр, Коръән укыды. Авыз ачкач, намаз укыдык. Бу - безнең авылда икенче тапкыр зурлап үткәрелгән ифтар.

Авыл халкына, өстәл әзерләүчеләргә бик зур рәхмәт. Киләсе елларда да ифтар ашлары уздырырга насыйп итсен. Тоткан уразаларыбызның савабы булсын. Күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын иде.

Мөҗәһидан Мортазин, ветераннар советы рәисе. Исәнсеф авылы.

 Фото - Исәнсеф авыл клубы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев