Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Үзәк китапханәдә «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уены оештырылды

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре өчен интеллектуаль уены оештырылды.

Гаилә елы кысаларында, шулай ук «Китапханәдә кичә - 2024» Бөтенроссия акциясенә кушылып район үзәк китапханәсендә  «Могҗизалар кыры» интеллектуаль уены оештырылды. Уен Сарман районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлеге җитәкчесе  Алсу Ситдыйкова белән берлектә Мөслим районы буенча сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы вәкилләре өчен үткәрелде.  Чара башында уен кагыйдәләре аңлатылды һәм өч уенчы билгеләнде. Уен-шоу атмосферасы бөтен кеше яраткан экран версиясе белән тулысынча туры килә. Ветераннар биремнәр турында фикер алыштылар, мөмкин кадәр күбрәк дөрес хәрефләрне атарга тырыштылар. Һәр уен өчлегенең җиңүчеләре финалда очраштылар. «Могҗизалар кыры» капитал-шоу уенының җиңүчесе Роберт Исламов булды. Очрашу чәй  өстәле артында дәвам итте, – дип язалар үзәк китапханәдән.

Фотолар – район үзәк китапханәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев