Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бәйрәмнәр

Мөслим Сабан туе – 2026: кыр батырларына бүләкләр, мавыктыргыч көрәш һәм меңләгән кунак

Мөслим Сабан туе туганнарны, дусларны бер мәйданга җыйды

Җәйне халык үзгә бер ашкыну белән көтеп ала, чөнки җәй – Сабантуйлар вакыты. Сабантуй туганнарны, дусларны, сабакташларны очраштыра. Шулай да күпчелек аны милли уеннары өчен көтеп ала. Ат чабышларын яки татарча көрәшне тамаша кылу өчен генә дә Сабантуйга килүчеләр бар.

Хуш киләсез, кунаклар!

Мөслимлеләр быел кунакларны Татар ихатасында ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Дәрәҗәле кунаклар арасында район кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, күренекле якташларыбыз – шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, язучы Факил Сафин, “Чаллы икмәге” җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Сөләйманов, “Татсортсемовощ” оешмасы генераль директоры Харис Камалиев, галим, Россия гуманитар фәннәр академигы, ЮНЕСКОның халыкара мәдәният институты ректоры Энгель Таһиров, профессор, Россия һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Васил Гайфуллин, профессор ТР Мәгариф үсеше институты ректоры Рәис Шәйхелисламов бар иде.

 

Күргәзмәдә мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче балалар ясаган роботлар, ярма яру күренеше, “Форпост” яшьләр берләшмәсенә йөрүче егет-кызларның автомат сүтеп җыюлары кунакларда зур кызыксыну уятты. Тойгелде авыл җирлеге уңганнары кунакларны – кайнар чәй һәм коймак, “Усыкай буйлары”, “Полер кас”, “Рябинушка”, “Черемушки” фольклор ансамбльләре милли ризыклар белән сыйлады.

– Туган ягым Сабан туена ел саен бик шатланып кайтам! Бу – халык бәйрәме, мин үземне шушы халыкның бер өлеше дип саныйм. Мөслимгә кайту, якташлар белән очрашу күңелемә шифа бирә. Уңган хезмәтчәннәрне олылау кебек матур традицияләр дәвам итсен! Мөслимдә Сабан туен югары әзерлек белән үткәрәләр. Районда яшәүче төрле милләт вәкилләре бердәм булып, нәтиҗәле хезмәт куя, барлык бәйрәмнәрне бергәләп үткәрә. Бүгенге Сабан туе да күпмилләтле Татарстанны гәүдәләндерә, – диде язучы Факил Сафин.

Татар ихатасыннан кунаклар үзәк мәйданга үтте.

 

Сабантуй ул – хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе!

Үзешчәннәр һәм балалар катнашындагы театральләштерелгән тамаша бар мәйданны биләп алды. Театральләштерелгән күренештә бөек шагыйрь Г. Тукайны, аның шигырьләрен искә алдылар, бәйрәмнең тарихын бәян иттеләр, дуслык һәм бердәмлеккә мәдхия җырладылар. Бәйрәмнең тантаналы өлеше Коръән аятьләре белән башланды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин халыкны сәламләп, изге теләкләрен җиткерде. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга, Аллаһыга рәхмәтле булып, шөкер кылып яшәргә чакырды.

 

Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм котлавын җиткерде.

– Халкыбыз электән авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган, гомерен җиргә багышлаган. Бүгенге кыр батырлары әби-бабаларының гореф-гадәтләрен, матур эшләрен дәвам итәләр: иген үстерәләр, терлекчелек белән шөгыльләнәләр, өстәлләребез икмәкле, сый-нигъмәтле булсын өчен тырыш хезмәт куялар. Аграрийларыбыз, югары технологик алымнарга нигезләнеп, фәнни юнәлештә эшлиләр. Милли бәйрәмебездә барлык игенчеләргә, терлекчеләргә, кошчылык тармагында эшләүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм, сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телим. Инвесторларга, фермерларга гади булмаган вәзгыятьтә, хезмәткәрләрен кайгыртып, авыл хуҗалыгын нәтиҗәле алып баруда күрсәткән ярдәмнәре өчен ихластан рәхмәт белдерәм, – диде ул.

Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән котлауны район кураторы Альберт Борһанов җиткерде.

– Борынгыдан килгән күркәм гадәт буенча Сабан туенда без ил табынын икмәк, азык-төлек белән тәэмин иткән мөхтәрәм игенчеләрне һәм авыл хезмәтчәннәрен олылыйбыз. Аларның фидакарь һәм игелекле хезмәте, туган җиргә тугрылыгы олы рәхмәткә һәм соклануга лаек. Сабан туенда, күпмилләтле Татарстанга хас булганча, төрле мәдәниятләрнең үзара багланышлары тәҗрибәсе чагылыш таба. Халыкның кунакчыллыгы, гореф-гадәтләрнең байлыгы, туган телнең матурлыгы һәм газиз көй-моңнар аша бу милли бәйрәм һәркемнең күңеленә юл таба. Сабан туе барыбызга да якты тәэсирләр бүләк итсен, яңа казанышларга рухландырсын һәм бердәмлегебезне ныгытсын! Чын йөрәктән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, һәр гаиләгә иминлек һәм тынычлык телим. Бәйрәм мөбарәк булсын! – диде ул.

Мөслим районының мактаулы гражданины, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан майор Руслан Миргаләуов та тәбрикләүләрен һәм рәхмәтен җиткерде.

– Мин милли бәйрәмебездә катнаша алуыма бик шатмын! Махсус хәрби операциядә катнашучылар исеменнән волонтерларга рәхмәтемне җиткерәм. Хөрмәтле райондашларыбыз, волонтерлар! Дүрт ел дәвамында сез безне кайгыртып, безнең өчен борчылып ярдәм итеп торасыз. Сез күрсәткән һәр ярдәм үзегезгә байлык һәм яхшылык булып әйләнеп кайтсын! Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнар тапшыра, аларга уңышлар телим. Үз юлыгызны табып, илебезнең лаеклы гражданнары булып, ышанычлы адымнар белән һәрвакыт алга барырга язсын! Бәйрәм уңаеннан барыгызны да ихластан котлыйм! Гаиләләрегездә – тынычлык һәм иминлек, күк йөзе аяз булсын, – диде Руслан Миргаләүов.

Сабантуй авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә рәхмәт җиткерү, аларны хөрмәтләү мәйданы булып тора. Бәйрәм сәхнәсенә төрле тармакларда югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән тырыш хезмәткәрләр, хөкүмәт бүләкләренә лаек булучылар, алдынгы механизаторлар күтәрелде. Сабан туе алдыннан махсус комиссия чәчүлекләрне карап бәя бирә. “Исламов” фермер хуҗалыгына, “Туган як”, “Август-Мөслим” һәм “Намус” агрофирмаларына җиңүче дипломнары тапшырылды. Фермер хуҗалыклары арасында беренче урынга – “Әюпов”, икенче урынга – “Шәнгәрәев”, өченче урынга “Авзалов” фермер хуҗалыгы лаек булды.

“Август-Мөслим” җәмгыятенең ашлык кабул итү предприятиесе генераль директоры урынбасары Рәшит Галеев өчен Сабантуй икеләтә бәйрәм булды. Бу көнне ул “ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Мөслим гимназиясенең берничә ел рәттән укучылары бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйган химия укытучысы Венера Семеновага “ТРның Атказанган укытучысы” исеме тапшырылды. Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова һәм Олы Чакмак авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин – “Татарстан Республикасында җирле үзидарәләрне үстерүдәге казанышлары өчен”, “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мизхәт Нәбиев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнделәр.

Хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә, матур нәтиҗәләргә ирешкән бертөркем алдынгыларга ТР Министрлар кабинетының, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, ТР Муниципаль берәмлекләр Советының һәм Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, ТР Физик культура һәм спорттагы казанышлары өчен мактаулы билгесе, район башлыгының Мактау грамоталары бирелде.

“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, 15 меңенче чәчү агрегатын чыгару уңаеннан, “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рафил Нуретдиновка “Анкер” чәчү комплексын алу өчен сертификат тапшырды.

– 20 ел элек шушы чорда “Агромастер” компаниясендә беренче агрегат җитештерелде. Ул уйланылып та бетмәгән килеш чыгарылды. Аны Рафил Гыйлемнурович сатып алды. Югыйсә ул вакытта минем авыл хуҗалыгы техникасы җитештерергә һәм сатарга уемда да юк иде. Беренче агрегат сатылганнан соң, димәк, мондый җир эшкәртү һәм чәчү агрегатларына сорау бар икән дип, “Агромастер” компаниясе төзелде. 20 ел эчендә без 15 мең агрегат ясаганбыз. Бүген, шөкер, керемебез дә, эш урыннары да бар, хезмәт хаклары югары, – диде И. Исламов.

Сабантуй мәйданына 2026 елның Кыр батырлары узды. Аларның һәркайсына район башлыгының Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле пакет тапшырылды. “Районның абсолют кыр батыры” исеменә “Исламов” фермер хуҗалыгы механизаторы Руслан Вәлиев лаек булды. Аңа йола буенча тәкә тапшырылды.

Сабантуйда укуда, спорт, мәдәният өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларның парадын үткәр матур гадәткә әйләнде. Быел да мәйдан буйлап 150ләп укучы узды.

– Сабантуй – татар һәм башкорт халкының ерак гасырлардан ук килгән бик кадерле бәйрәме. Бәйрәм, әби-бабаларыбыз йоласын дәвам итеп, дога белән башланып китте. Кыр батырларын мәйданга чыгарып, аларга бүләкләр тапшыру да бик матур күренеш булды. Мин хезмәт сөюче егетләребез белән ихластан горурланып, сөенеп утырдым. Бары тик Мөслимдә генә күзәтелүче тагын бер күренеш бар. Яхшы укучыларны бәйрәмгә дәшеп, аларны бар халыкка күрсәтеп, мәйдан әйләндерү киләчәгебезнең ныклы нигезен булдыру булып тора. Бу матур традиция онытылмасын иде. Игеннәр мул уңыш бирсен! Сәламәт булып, дуслыкта, бердәмлектә яшәргә насыйп булсын, – диде “Татсортсемовощ” оешмасы генераль директоры Харис Камалиев.

Уен уйнарлык чагым

Сабантуй милли уеннар яратучыларны мәйданга дәшә. Уеннар һәм бәйгеләр башлану белән мәйданны балалар, өлкән буын апалар һәм агайлар, көчләрен сынарга теләгән егет-кызлар уратып ала. Мәйданның бер ягында балалар бүләкләр кисүгә җыела, икенче башында өлкәннәр кашыкка йомырка салып йөгерә. Шул арада әтәчкә менәргә теләүчеләр авыш колга янына җыела. Армрестлинг, турникта күтәрелү, гер күтәрү кебек көчлеләр уеннарын да яратучылар күп. Мәйданда берсеннән-берсе күңелле уеннар бара: авыш һәм туры баганага менү, капчык киеп һәм йомырка салынган кашык кабып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, йон эрләү, чүлмәк вату, капчык сугышы, әтәчкә менү һәм башкалар. Тоннадан артык авырлыктагы “Нива” машинасын җиңел арба тарткан кебек кенә тартучылар булды.

– Бүген Мөслимдә чын мәгънәсендә матур милли бәйрәм уза. Без Ижау шәһәреннән кайттык. Кичә Иске Карамалы авылында узган Сабантуй бәйрәмен карадык, төрле уеннарда катнаштык. Бүген улыбыз балалар арасындагы көрәш бәйгесендә катнашты. Моңа кадәр татар көрәше белән шөгыльләнмәсә дә, бүген Кәрим өченче урынны алды. Матур бәйрәм оештырганыгыз өчен рәхмәт! – диде Ижау шәһәреннән кайткан Рәмис Латыйпов.

Мәйданга урнаштырылган бассейннан балык тотучылар да байтак булды. Балык тоту буенча беренче урынны Ирина Басыйрова алды.

– Мондый уеннарда бик теләп катнашам. Аптырап тормадым, бассейнга балык тотарга да кердем әле һәм хатын-кызлар арасында беренче урынга лаек булдым. Мондый кызыклы ярышлар һәрвакыт үткәрелсен иде, – диде ул.

Данлыклы көрәшче Сәетгалиевларның бүген уллары да көрәшә. Илнарның улы Искәндәр Сәетгалиев 60 килограмм авырлыктагы егетләр арасында беренче урынга лаек булды:

– Көрәш белән җиде ел шөгыльләнәм. Бүгенге бәйгедә ике көрәшче белән бил алышырга туры килде. Ярышларга яхшы әзерлек, әтием һәм абыйларым өйрәткән алымнар җиңү яуларга ярдәм итте. Метрәй, Вәрәшбаш һәм Мәлләтамак авылларында узган Сабантуйларда да бүләкләр алдым, – диде сүзгә саран көрәшче.

Уеннарда катнашучылар белән бергә, мәйданга аларга көч биреп торучы җанатарлар да җыела. Бигрәк тә көрәш бәйгесе җанатарларын читтән күзәтү кызыклы. Алар игътибар белән көрәш барышын күзәтә, көрәшчеләргә көч бирү белән беррәттән, хөкемдарга киңәш бирергә яки кисәтү ясарга да өлгерәләр. Шул арада әле берсе, әле икенчесе торып баса, янәшәсендәге җанатар белән фикер алыша башлый. Балалар көрәшен дә, өлкәннәр көрәшен дә бик бирелеп караган бер җанатар белән гәпләшеп алырга насыйп булды.

– Көрәш – Сабантуйның һәм милләтебезнең иң матур ярышы ул. Сабантуйга ел саен чыгам һәм милли көрәш белән кул көрәшен ахырына кадәр карыйм. Бүген көрәшчеләр бик матур уен күрсәтә. Бәйрәмнең миллилеге, матурлыгы кимемәсен иде, – диде җыелма урындыгын җайлап куеп, көрәш караучы Рамил Шакирҗанов.

Көрәш кичке бишкә кадәр дәвам итте. Абсолют батыр исеме өчен көрәш Данил Мусин һәм Наил Халиуллин арасында барды. Абсолют батыр исемен алган Наил Халиуллины дуслары күккә чөйде.

– Бүгенге җиңүемне көтеп алдым. Мөслимебезнең Сабантуй батыры булырга күптәннән хыялландым. Ниһаять ул көн килде! Көрәшчеләрнең барысы да көчле иде һәм бик матур көрәш күрсәтте. Бәйгене оештыручыларга, гадел хөкем итүче хөкемдарларга ихластан рәхмәт! – диде Наил.

Абсолют батырга телевизор бүләк иттеләр һәм иңнәренә тәкә салдылар.

Мөслим Сабан туен быел да “Болгар” радиосы хезмәткәрләре Эльвира Вилдан, Рөстәм Гайзуллин һәм Илнар Йосыпов алып барды. Уеннар тынып торган арада сәхнәдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр чыгыш ясады.

 

Сабантуй үтте, әмма бәйрәмдә алган хис-кичерешләр, сөенечле мизгелләр күңелдә әле озак сакланыр.

Римма Афзалова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев