“Гаилә һәм хатын-кыз” бәйгесе үтте
Туган як музее хезмәткәрләре хатын-кызлар көне уңаеннан кичә оештырганнар.
Туган як музее хезмәткәрләре гаилә елы һәм халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Гаилә һәм хатын-кыз” исеме астында бәйге үткәрде. Чарада төрле кызыклы сораулар, Мөслим районына кагылышлы биремнәр булды. Яшьлек җырлары астында үткән чара кунакларның күңеленә хуш килде. Кичәне Йолдыз һәм Әминә Зәкиеваларның җырлары ямьләде, - дип хәбәр итәләр туган як музееннан.
Фото - туган як музееннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев