Халык сәламәтлеге сагында
Гүзәл Исанаева – Минзәлә кызы. 8 классны тәмамлау белән шәһәрдәге медицина көллиятенә документларын тапшыра.
Фельдшер белгечлеге алып чыккач, Гүзәлне юллама белән Минзәлә районының Калтак авылы медпунктына эшкә билгелиләр.
Ике ел авыл халкы белән үзара аңлашып эшләү дәвамында яшь белгеч шактый тәҗрибә туплый. 1992 елда язмыш аны Мөслим егете Юра белән таныштыра. Гүзәл Вәзир кызы җирлегебезгә килен булып төшкән елдан алып бүгенге көнгә кадәр халык сәламәтлеге сагында уяу тора. Башта ул район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Соңыннан хезмәт юлын инфекция кабинетында – шәфкать туташы, аннары поликлиниканың өлкән шәфкать туташы булып дәвам итә. Гүзәл Исанаева – бүген табиблар комиссиясе шәфкать туташы да. Сигез ел шушы тармакта алсыз-ялсыз хезмәт куя ул.
Әнисе Нәкыя апа кызының шәфкать туташы белгечлеге алуына сөенеп бетә алмый. Бик еш авырып торгач, уколлар кадату, кирәкле дарулар юнәтүдә авырлыклар кичерми әни кеше.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев