Киң күңелле кешеләр төбәге
Бүләк авылына бәйле истәлекләрем – кадерле ядкәр.
Бүләк авылы – мин туып-үскән Әмәкәйдән өч чакрым чамасы ераклыктагы, Тукайчарак әйтсәк, “зурмы дисәң, зур түгелдер”, әмма йорт-җирләре, каралты-куралары ныклы, төзек булган авыл иде. Заманында Бүләктә Сабан туе үткәрелә иде һәм миңа алты яшьләр чамасы булганда, димәк, 1959 елны яки, бәлки, 1960 елда, бертуган абыем, ат арбасына утыртып, Бүләк Сабан туена алып барганы хәтердә саклана.
Кунаклар күп иде. Якын-тирә авыллардан җыелгандыр инде, бәйрәмчә киенгән халык кайнап тора. Мәсөготь ягында, арбадан печән ашап торучы атлар тезелеп киткән. Килешли Имәнлек урманыннан сусыл печән чабып тирән арбага тутырган идек, абый, иркенрәк урын табып, атны тугарып, арба силәсенә бәйләп куйды да, алдына печән салды. Мәйдан зур, тузанлы юлдан тирә-юньне зәңгәрсу төтенгә күмеп, көр тавышлы, тартмасына олысы-кечесе төялгән йөк машиналары үтә. Көн эссе. Иң “дефицит” нәрсә – су, шуңа күрә Бакалы районыннан килеп, тозлы кыяр, баллы су сатучы керәшен түтәйләре тирәсендә бала-чага, кыз-кыркын бөтерелә. Ак яулык бәйләгән, ак алъяпкыч япкан әбиләр көнбагыш, чикләвек саталар, аларны бала-чага сырып алган. Көрәш, ат чабыштыру, йөгереш, колгага менү, ягъни классик сабан туена хас барлык бәйге-ярышлар кызып килә; беләкләренә кызыл бәйләгән тәртип саклап үтә эшлекле кыяфәттә йөрүче таза гәүдәле ир уртасы булган адәмнәр, җитез адымнар белән әрле-бирле йөргәләп торучы егетләр, җиңүчеләргә гадел итеп бүләк таратучы чибәр-сөйкемле апалар (өлкәннәргә – аллы-гөлле ситсадыр, матур яулыктыр, саллырак бәйгечеләр өчен чигүле тастымаллар, бала-чагаларга – линейка, буяулы карандаш, һ.б. уку-кирәк яраклары, кайбер малайларга майка ише “кыйммәтлерәк” бүләкләр дә эләкте инде) – хәзергечә әйтсәк, масштабы ягыннан һич кенә дә Бүләккә караганда шактый зур саналган Әмәкәйнекеннән ким түгел иде (минем үз авылым Сабан туеннан башканы күргәнем юк иде бит). Урыны да матур сайланган – Бүләк авылы белән Имәнлек урманы арасындагы шактый иркен болынлык (аланлык дисәм дә ярыйдыр) иде. Шушы Сабан туе хәтердә гомер буе яши.
Тагын бер истәлек саклана – өлкәннәрне генә түгел, без бала-чаганы да тетрәндергәне, хәтта куркуга салганы – Бүләктә чыккан янгын. Ул көнне бу хәбәрне ишетүгә безнең авылдан барлык ир-атлар күрше авылга янгын сүндерешергә киттеләр. Авылга салынган зыян коточкыч иде, җитеш тормышта яшәгән бүләклеләрнең кайберләре авылдан читкә дә киттеләр, күпмесе яңадан бик авырлык белән генә мантыдылар, һәрхәлдә, бу вакыйга, безнең авылга кагылмаса да, күрше хакы – тәңре хакы дигәнне истән чыгармый яшәүче халкыбыз күңелендә авыр тәэсирләр калдырган иде.
Үз гомеремдә Бүләк авылы кешеләре белән очрашып торырга туры килде. Кайберләре хакында әлеге язмада әйтеп китүне кирәк дип таптым. Киң күңелле, игелекле кешеләр яшәде бу авылда. Минзәләдә Рафис Шәймөхәммәтов белән бер төркемдә шоферлык һөнәрен үзләштергән идем. Тыйнак, юк-барга артык исе китми торган егет иде. Армиядән кайткач, туган авылында шактый еллар шофер булып эшләде. Университетка Гыймран абзый малае Рафис Гамбәров белән бергә имтихан биреп кердек. Ул ашкынучан, кызу канлы, кискенрәк холыклы егет иде. Матур гына укый башлаган идек, икенче курстан, белем алудан тәм тапмыйча, зур максатлар куеп кергән дәрелфөнүнебезне ташлап, Күбәк урта мәктәбендә физкультура укытуга кереште. Әле тагын берара, калган имтиханнарын биреп бетереп, дүртенче курска килеп кергән иде, аннан тагын дәрте сүнде – Казанда төзелеш эшләре белән шөгыльләнә башлады. Ярдәмчел, гайрәтле егет иде, аның янында ышанычлы тота идек без. Шактый еллар үткәч, “Казан утлары” журналында Наис абый Гамбәр белән бергә эшләдек, бүлмәләр күрше генә иде. Кулъязмалар белән матавыкланып, арып китсә, минем янга кереп, Бүләк авылы хакында шактый кызыклы кыйссалар сөйләп ала иде. Наис Гамбәр – укымышлы, киң мәгълүматлы әдәбият галиме, чордашлары әле бүген дә сагынып искә ала торган шәп мөхәррир, шагыйрь иде. Иҗат эшенә аның кебек шулкадәр дә җаваплы карый торган башка каләм иясен очратмадым дисәм дә ялгыш булмас. Ул яктан һәр иҗатчыга үрнәк булырлык иде ул. Артык күп сөйләшмәс, көрәшчеләргә хас булганча, киң җилкәле, җәйге көннәрдә кыска җиңле күлмәк кисә, беләкләре уйнап тора, беркемгә дә баш ими, бары тик чын талантларга гына хөрмәт күрсәтә иде. Минем “Саташып аткан таң” роман-трилогиясенә сүз башы язып, иҗатымны зурлаган мәрхәмәтле якташ буларак хәтеремдә яши Наис абый. Авылы турында сүз чыкса, аерым бер җилкенү белән: “Бүләк ул – аристократлар иле!” – дип куя торган иде.
Тагын бер истәлек. 1974 елның җәй башында армиядән кайттым. Безнең “Правда” колхозында партия оешмасы секретаре булып Равил Кәлимуллин эшли иде. Яшь чак. Бераз дөнья күргән егеткә саныйм үземне (Мәскәү хәрби округында укып, сержант дәрәҗәсен алдым, Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайттым бит!), укырга керәсем килеп, адарынып йөрим. Ул мине колхоз эшенә тартырга тели. Кесәмдә шоферлыкка таныклыгым бар, киң профильле механизатор буларак, авыл хуҗалыгындагы теләсә нинди техника белән идарә итә алам. Тик нидер ярамаганмы, һаман да бер сүз – әткәй авылда муллалык вазыйфасын башкара иде, яшь партия оешмасы секретаре шушы хәлгә борлыгып йөри идеме (атеистик пропаганданың көчәеп киткән чоры), әллә шигырьләрем матбугатта чыга башлаган вакыт, авыл интеллигенциясенең үзләренчә миңа текә карап, көлеп-мыскыл итебрәк йөрүләре сәбәпче идеме – сорап карасам да, миңа техника бирмиләр. Шактый вакыт иске-москы машиналарда йөк ташучы итеп йөрттеләр, бу хикмәттән университетка кереп кенә котылдым. Авылда бер дә миңа карата хәерхаһлы булмаган абзый, Чаллыда шәһәр хакимиятендә аппарат җитәкчесе булып эшләгәндә, якташларына, шул исәптән миңа да, (инде журналист идем), һәрвакыт кулыннан килгәнчә ярдәм итеп килде. Тәртип-төгәллекне ярата торган, таләпчән, әмма гадел эш итте ул Чаллы хакимиятендә.
Язмышыма янә йогынты ясаган, хөрмәт иткән шәхес – Роберт абый Фәхруллин. Әмәкәй урта мәктәбендә директор булып эшләде. Мин университетны тәмамлауга, Роберт абый Актүбәгә китәргә карар кылды. Районнан артык каршы килмиләр булса кирәк, тик урынына кеше табарга кушалар икән, РОНОда үз урынына мине тәкъдим итеп кайткан. Каникул чоры иде. Безнең өйгә килеп, бу фикерен аяк астына салып таптамавымны үтенде. Каршы килмәдем, әмма кемдер райкомга жалу юллаган, “Әткәсе – мулла, малае мәктәп директоры булсынмы?” – дигән дилемма куелган була бу шикаятьтә. Шуңа Әмәкәй мәктәбенә башка директор юлланды, мине исә Октябрь мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Шул рәвешле, Роберт абыйның җиңел кулы белән җитәкчелек эшен башлап җибәрдем, әле бүген дә (43 ел!) шул юнәлештә, ягъни, җитәкче-оештыручы буларак эш алып барам. Чаллы шәһәрендә “Аргамак”, “Мәйдан” журналларында эшләгәндә, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов белән һәрдаим очрашып тордык, мин баш мөхәррире булган журнал хезмәткәрләре аны шефлыкка алды дисәм дә, ялгыш булмас. Хатынымның (Октябрь авылыннан Чупай Әбүзәре кызы) әтисенең әнисе Мәликә әби Бүләк авылыннан иде, Хәбибуллиннар нәселеннән. Бу нәсел турында сүз чыккач, тагын бер истәлек – “Мөслим” совхозында берара комсомол секретаре булып алдым, совхоз үзәге Михайловкада мәдәният йорты директоры һәм киномеханик булып Фәкърәт абый Хәбибуллин эшләде, аның белән күп чаралар үткәрдек. Иҗатка сәләтле егет, художник иде. Чаллы Язучылар оешмасында Бүләк авылыннан Мизхәт абый Хәбибуллин белән еш очрашып, аралашып яшәдек. Ул шәп лирик шагыйрь иде, эретеп ябыштыручы булып эшләгән кеше. Талантын раслап, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы булды, миңа атап язган хатлары саклана.
Инде бу мәкаләне язарга этәргән сәбәпчеләр – Бүләк авылы горурланырлык шәхесләр тәрбияләнгән Сабировлар династиясенә күчәргә кирәктер. Күбәк урта мәктәбендә безгә рус теленнән белем биргән Фәрия апаның улы Маратның хәләл җефете, Бүләк авылының фәһемле кызы Фәрсия сеңлем шалтырата:
– Факил абый, сез яхшы таныш бугай, Халит абый Сабиров турында язма әзерли алмассыз микән, авыл тарихын яза идем, ди.
Шатланып риза булдым.
1989 елда мине шәһәр партия комитеты Тукай мәгариф бүлегенә уку фильмнары белән эш итүче учреждение (фильмотека) төзергә җибәрде. Әлеге оешманы кайда урнаштыру турында баш ватып шактый вакыт үтте, ахырда, ЗЯБ бистәсендәге 4 санлы урта мәктәптә урын табылды безгә. Коридордан барганда, каршыма Илгизәр Сабиров килә! Күрше Бүләк авылы егете, монда укытуга күчкән икән. Күчкән дим, чөнки әле без аның белән ул “Якты юл” газетасында эшләгән чагыннан ук таныш идек. Базык гәүдәле, кабаланмый, каударланмый, үз бәһасен белеп, кешеләр белән йомшак кына сөйләшә. Бер бинада эшләгәч, көн саен диярлек күрешеп, сөйләшеп йөрибез. Адәм баласына Аллаһы Тәгалә күп сынаулар җибәреп тора, шуларның берсе – теш сызлау. 6 сыйныфта сызлый башлаган тешләрем 40 яшем тулганчы җәберләп яшәделәр мине. Шул сызлаулары аркасында инде уннан артыгын табиблар дәваламый-нитми суырып алып аттылар (ул вакытта табиблар шулайрак эш иттеләр), урыны төзәлгәнче бераз тын торалар да, тагын баш миен “чарлый” башлыйлар тешкәйләрем. 40 яшемдә бәхет елмайды: башта күрше Әлмәт авылыннан теш табибы Фәнил Гарифуллин очрап, тешләрне ике ай дәвалап, “кеше” итте. Тешләрем коелылып бетеп баралар иде, “теш куйдыру” процедурасына күчү вакыты җитте. Илгизәр Заһир улы шунда энесенең телефон номерын бирде. Шул рәвешле икенче Сабиров – Халит Заһир улы белән таныштым. Язмышым шулай булгач, ни хәл итим, гел халык алдына чыгып басарга, чыгыш ясарга туры килә, теләсәм-теләмәсәм дә тешләргә дә игътибар итмичә булмый, шактый еллар бу мәсьәләдә Халит Сабировка мөрәҗәгать итәм. Ачык күңелле, холык-фигыле белән Илгизәр абыйсына охшаган, кемнең кем булуына карамастан, ачык йөз белән кабул итә, эшен җиренә җиткереп башкара. Үзем шаһит: күпме рәхмәт сүзләре ишетә ул клиентларыннан. Әле өч дистә еллар йөреп (әрсезләнмим, телефоннан үзе вакытны билгеләсә дә, тәртипне бозмыйча, чакырганын көтеп, андагы кешеләрнең сөйләшкәненә колак салып утырам) аның адресына һәрвакыт мактау, хуплау сүзләре генә ишеттем.
Дәвамы бар.
Факил Сафин, язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев