Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хәерле сәгатьтә!

Районда язгы кыр эшләре старт алды. Тырмалау, ашлама кертү белән беррәттән язгы чәчү дә бара.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы язгы чәчүгә кереште. Хуҗалык эшне максималь тизлектә минималь технологияләр кулланып башкара.

– Бодайның бәясе бик түбән. Агрочаралар үзен акламый. Узган елдан аермалы буларак, барлык агрочараларны берьюлы башкарырга телибез. Басуларны көздән минималь эшкәртәбез, кайберләрен бөтенләй эшкәртмибез. Шушы басуларга чәчәбез, дым каплатмыйбыз. Минималь технология белән эшләгәндә, бодайның үзкыйммәтен ике тапкыр киметеп, 50 миллион сум акчаны экономияләргә исәп, – ди хуҗалык җитәкчесе Илгиз Исламов.

Язгы бодай быел хуҗалыкта 5700 гектар мәйданны биләячәк. 1630 гектарда көзге бодай үсә. Кышны уҗымнар бик яхшы кичергән, уңыш мулдан булыр, дип көтәләр.

– Көзге бодайның гектарыннан 50 центнер уңыш чыгар, дип өметләнәбез. Бер атна элек басуларга ашлама кертүне төгәлләдек. Механизаторлар кайнар ризык белән туклана. Техника көйсезләнә башласа, сервис машинасы әзер. Басуларда бүген тугыз чәчкеч, дүрт каток, дүрт культиватор эшли, – ди “Агромастер” җитештерү компаниясе җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Шәмсиев.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 26 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев