Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Терлекләр тук булсын өчен

“Август-Мөслим” агрофирмасында сенаж әзерләүгә керештеләр

Сыерның сөте – телендә, дигән әйтем юктан гына барлыкка килмәгәндер. Терлекләр сыйфатлы ризык белән тукланмаса, вакытында ашатылмаса, югары күләмдә продукциягә өметләнәсе дә юк. Яхшы сыйфатлы терлек азыгы малларның продуктивлыгын гына арттырып калмый, ә аларның сәламәтлеге һәм сыйфатлы продукция җитештерү өчен ныклы нигез дә булып тора.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен 3 миллион тоннадан артык сенаж, 4 миллион тоннага якын силос, 320 мең тонна печән әзерләргә кирәк. “Бүгенге көндә Мөслим, Азнакай, Нурлат һәм Актаныш районнарында терлек азыгы әзерләүгә керештеләр”, – диелә министрлык хәбәрендә.

“Август-Мөслим” агрофирмасында бүген күпьеллык үләнне сенажга салу эше бара.

– “Август-Мөслим” агрофирмасында 5001 мөгезле эре терлек, шул исәптән 2450 савым сыеры исәпләнә. Җәйге чорда җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерләү – терлекчелек тармагының төп бурычы. Терлек азыгы әзерләү өчен көздән 380 гектар мәйданда арыш чәчтек, аны җыеп алдык. Әлеге культурадан 9 мең тонна терлек азыгы әзерләнде. 1426 гектарда үстерелгән күпьеллык үләнне сенажга салу башланды. Бу эш 356 гектар мәйданда төгәлләнде инде. Күпьеллык үләннең 146 гектарыннан печән әзерләргә ниятлибез. Силос әзерләү өчен үстерелүче кукуруз мәйданнары 447 гектар тәшкил итә. Терлекләр тук, продукция сыйфатлы булсын өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләргә тулы нигез бар, – ди “Август-Мөслим” җәмгыятенең терлек азыгы әзерләү буенча агрономы Вилсур Фәтхетдинов.

Быел күпьеллык үлән, узган ел белән чагыштырганда, иртәрәк җитешкән. Шуңа терлек азыгы әзерләүгә дә иртәрәк керешкәннәр.

– Терлек азыгын, елдагыча, ике елга җитәрлек итеп әзерлибез. Узган ел салынган сенаж базларының берничәсе әле ачылмаган. Сенаж яхшы сыйфатта саклана. Күпьеллык үләннең беренче катыннан 3 сенаж базы салырга исәплибез. Үләнне сусыл вакытында чабабыз, димәк, сенаж сыйфатлы булачак. Үләнне базга салганда барлык таләпләр дә үтәлә. Терлек азыгы лаборатор тикшерү уза, нәтиҗә дә һәрвакыт яхшы була, – диде Вилсур Фәтхетдинов.

Күпьеллык үлән басуында эш кайный. Дистәдән артык техника өзлексез хәрәкәт итә: бер машина китәргә өлгерми, икенчесе килеп туктый. Үлән уручы комбайннар туктап тормый.

– Яшел масса әзерләүдә ике “Ягуар” комбайны, ике җыйгыч, ике чапкыч һәм үлән ташуда сигез йөк машинасы эшли. Басуда эшләүчеләргә көн дәвамында ике тапкыр туклану оештырылды. Техника өзлексез эшләсен өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә әзерләнде. Техника чыгымчыласа, кирәкле запас частьларны тиз арада алып кайтып ремонтлыйбыз. Техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итәбез. Комбайн-тракторларга басуда ук ягулык салабыз. Һава торышы матур торганда сенаж салуның беренче катын июнь башына төгәлләргә исәплибез. Терлек азыгын әзерләү кампаниясен өзеклекләрсез башкарып чыгарбыз дип ышанам, – ди терлек азыгы әзерләү буенча агроном.

“Август-Мөслим” җәмгыяте хезмәткәрләре җәйге чорның терлек азыгы әзерләү өчен иң җаваплы вакыт булуын аңлап тырыш хезмәт куялар.

– Иртәнге алтыда басуга чыгып, кичке җидегә кадәр эшлибез. Кояшлы көннәрнең бер генә минутын да бушка үткәрергә ярамый. Явымнар башланганчы, алдыбызга куелган бурычны үтәү өчен барыбыз да бердәм булып тырышабыз. Техника ватылса да, өзеклекләргә юл куелмый: ремонт-сервис машинасы басуда. Шөкер, җитәкчелек тарафыннан игътибар зур, хезмәт хаклары яхшы һәм вакытында түләнә. Иң мөһиме – терлекләрнең тук, азыкның сыйфатлы булачагына шик юк, – ди механизатор Илвир Гыйләҗев.

Фәридә Гайнетдинова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев