Көзге ярминкәләр
Әлеге хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә.
Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтә. Анда райондашларыбыз да бик теләп катнаша. Бүген шундый ярминкәләрнең берсенә район башлыгы Альберт Хуҗин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә Иске Карамалы, Метрәй, Крәш. Шуран, Яңа Усы, Тойгелде авыл җирлекләре уңганнары да барды.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларның продукциясе - кәбестә, кабак, суган, сарымсак, икмәк-булка эшләнмәләре, бал, каз, каз субпродуктлары, виктория һәм кура җиләге үсентеләре, көзге чәчәкләр, җиләк-җимеш культуралы үсемлекләре һәм куакларын шәһәр халкы куанып сатып алды.
Әлеге хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә.
Районыбыз мелиораторлары да бүген Казан ярминкәсендә катнашып, үзләре җитештергән продукция белән сату итә.
Эльвира Шабаева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев