Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы сабан көттермәс

Район хуҗалыкларында техника ремонты төгәлләнеп килә.

Язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Минераль ашламалар, техника ремонты өчен запас частьлар һәм ягулык-майлау материалларын туплауда өзеклекләр булмады.

– Техника ремонты төгәлләнеп килә. Комбайннар ремонтына керешкән хуҗалыклар да бар. Ашлама кайтару дәвам итә. Бүгенге көнгә ул һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 66,7 килограмм тупланды. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бу күрсәткечне 80 килограммга җиткерергә дигән таләп куйды. Былтыр һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 100 килограмм ашлама керттек, быел да шуннан ким булмас, дип планлаштырабыз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

– Язгы чәчүгә 29 данә куәтле чәчү комплексы, 27 класик чәчкеч җәлеп ителәчәк. 95 трактор чәчүгә чыгачак, шуларның 12се – чылбырлы тракторлар. Язгы чәчүне 15-20 көндә тәмамларга мөмкин булыр, дип уйлыйбыз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Лилия Шәймиева

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 март санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев