Су өчен дә түләргә кирәк
Сусыз торып булмый. Шуны аңлап, су белән тәэмин иткән өчен вакытында түләргә кирәк.
РФ Торак кодексының 153 маддәсе нигезендә Россия территориясендәге һәр гражданин коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә тиеш. Газ һәм су – уртак байлык булса да, аларны чыгарган, чистарткан һәм абонентка китереп җиткергән өчен түләргә кирәк! Идарәче компания коммуналь түләүләр өчен бурычлары 10 мең сумнан арткан кулланучыларны судка бирә ала.
– Бүгенге көндә шәхси секторда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен 169 425 мең сум бурычы бар. Бурычлылар арасында җитәкчеләр, мул керемле кешеләр дә аз түгел. Тиенен тиенгә исәпләп, очын очка ялгап яшәүче кешеләр коммуналь хезмәтләрдән файдаланган өчен вакытында түли. Күпчелек райондашларыбызның өйләренә, фатирларына су счетчиклары куелмаган. Аларның күпме су куллануын да исәпләп булмый. Су счетчигы һәр фатирда, йортта, һәр оешма-предприятиедә булырга тиеш, – ди “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте директоры Динар Горланов.
Лилия Шәймиева
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев